12 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Синоптиклар 13 ноябрьдә томан һәм юллардагы бозлавык турында кисәтә
Яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә.
-
Татарстанда Усадка керү юлында фура һәм җиңел машина бәрелешкән
Вакыйга урыныннан булган кадрлар социаль челтәрләрдә басылып чыкты.
-
«Ё» ХӘРЕФЕН ЯКЛАУ КИРӘКМЕ?
Хәзерге вакытта интернет челтәрендә «Ё» хәрефен куллануны мәҗбүри итәргә теләп, имзалар җыялар. Хәрефне яклаучылар фикеренчә, «Ё» хәрефен кулланмау сүзләрнең дөрес әйтелешенә тискәре йогынты ясый.
-
Быел Татарстанда 740 йорт ишегалдында төзекләндерү эшләре үткәрелгән
826 күп фатирлы йорт ишегалды территориясе ямьләндерелгән.
-
Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт
Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында, балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен камилләштерү максатыннан, юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт оештырылды.
-
Казанда исерек шофер METRO кибете янында коймага бәрелгән
Хәзер кагыйдә бозучының машинасын штрафстоянкага озатачаклар, ә үзен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.
-
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре күп теркәлә торган урыннар саны кимегән
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү юнәлешендәге эшләр турында сөйләде.
-
Олы Кибәчедә Мәүлид бәйрәме
10 ноябрь көнне, Олы Кибәче авылының "Фәнил" мәчетендә сөекле пөйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.с нең туган көне хәрмәтенә Мәүлид бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә Рәис хаҗи һәм Алмаз хәзрәт вәгазьләр сөйләделәр, Коръән аятьләре һәм намаз укылды. Бәйрәм табыны чәй эчү белән төгәлләнде.
-
Элеккеге пенсия яшен кире кайтарырга тәкъдим иткәннәр
Дәүләт Думасының төбәк сәясәте, Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш проблемалары буенча комитеты башлыгы Николай Харитонов Ерак Көнчыгыш федераль округы (ИФО) халкына, төбәктәге климат шартлары белән бәйле рәвештә, элеккеге пенсия яшен кире кайтарырга тәкъдим итте. Бу хакта «Известия»газетасы хәбәр итә.
-
Ике баласы белән тәрзәдән сикерер алдыннан “Ашыгыч ярдәмгә” шалтыраткан
Кичә, Мәскәүдә яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз ике баласын кочаклап 9 каттан сикерә. Үзе һәм 9 айлык кызы һәлак була, 3 яшьлек улы исән кала.
-
Россиядә шиплы резинаны куллану вакытын кыскартырга тәкъдим иттеләр
«Автодор»да Россиянең үзәк өлешендә шиплы резинаны куллану вакытын бер ярым тапкыр киметергә тәкъдим итәләр.
-
Төбәк авылында халык җыены
8 ноябрь көнне Төбәк авылында 2020 елга үзара салым акчасы җыю һәм аны файдалану буенча халык җыены булып узды. Җыелган акчаны Төбәк авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл төзүгә тотарга дип хәл иттеләр. Җыеннан соң Төбәк авылы үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт куелды.
-
Марат Мухин эллеккеге хатыны турында серне чиште
Марат Мухинның никахлашынуы турында белгәч, инстаграм язылучыларның кайберләре Маратка шелтә сүзләре язган. Баксаң, Марат Мухинны Дилә Нигъматуллина белән яши дип уйлап йөрүчеләр шактый булган икән. Алар чыннан да бер ара гаилә булып яшәгәннәр, бергә кыз үстергәннәр. Ләкин инде күптән аерылышканнар, аерылышуларын халыкка чыгармаганнар. Аңлашылмаучанлык шуннан килеп чыккан да. Марат Мухин үз инстаграм сәхифәсендә язуынча, Дилә дә күптәннән башка кешедә кияүдә икән.
-
Татар Кыш бабае популярлыгы буенча Россиядә икенче урын яулаган
Яңа ел тылсымчысының резиденциясе Арча районында урнашкан.
-
Авариядән соң комада ятучы КВНчы Ильяс Хәсәнов вафат булган
8 ноябрьдә Мәскәү – Уфа автомобиль юлында авариядә Татарстан КВН Лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова шунда ук үлгән.