Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда +27 градуска кадәр җылытачак

Республикада көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгәндә урыны белән секундына 17-22 метрга (Казанда – 15-20 метр) җитәчәк.

4 майда Татарстанда циклон һәм аның актив атмосфера фронтлары йогынтысында җылы, әмма тотрыксыз һава торышы урнашачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр явачак. Кайбер муниципалитетларда, шул исәптән Казанда яшенле яңгыр явуы ихтимал, дип кисәтә синоптиклар.

Моннан тыш, республикада көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгәндә урыны белән секундына 17-22 метрга (Казанда – 15-20 метр) җитәчәк.

Көндез термометрның терекөмеш баганасы +17, +22, ә Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарында +27 градуска кадәр күтәреләчәк, дип искәртә метеорологлар.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев