4 май 2021 яңалыклары
-
Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы әти-әниләр комитетына гаризалар кабул итү кампаниясе старт алды
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы әти-әниләр комитетына гаризалар кабул итү кампаниясе 15 майга кадәр эшлиячәк.
-
5 майга һава торышы
5 майда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Яңгыр явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +3..+8°, көндез +9..+14° градус.
-
“Урта Саба”да авыл хуҗалыгының икътисад күрсәткечләрен яхшырту проблемалары турында сөйләштеләр
Эшеңне анализлый белү – үсеш нигезе.
-
Тимершык авылында яшәүче Өммегөлсем Гарифулла кызы Нуруллинага - 90 яшь
Бу көннәрдә Тимершык авылында яшәүче Өммегөлсем Гарифулла кызы Нуруллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды.
-
Гражданнар һәм хакимият арасындагы хезмәттәшлекнең иң яхшы тәҗрибәсе берләштереләчәк
Татарстан Республикасының төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы хакимият органнары һәм Интернетта яшәүчеләр арасындагы хезмәттәшлекнең иң яхшы Россия тәҗрибәсен гомумиләштерәчәк һәм гамәлгә ашыра.
-
Явлаштау авыл җирлегендә “Агач утырту көне” акциясе
28нче апрель көнне «Агач утырту көне» акциясе кысаларында Явлаштау авыл җирлегендә агач утырту буенча чаралар үткәрелде. Барлык бюджет учреждениеләре дә актив катнашты.
-
“Безнең балалар иң актив һәм сәләтлеләре!”
Район мәдәният йортында “Без бергә” Милли халык иҗаты балалар фестивале гала- концерт узды.
-
Татарстанда көчле җил аркасында давыл кисәтүе игълан ителде
Бәла-каза булган очракта экстрен хезмәтләрне чакыру өчен 112 номерына шалтыратырга кирәк.
-
“Җыр белән гомер буйлап...”
29 апрель көнне Өтернәс авыл клубында туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Җыр белән гомер буйлап...” дип исемләнгән бәйрәм концерты уздырылды. Программада авылыбыз үзешчәннәре, Югары Симет, Иске Мичән, Мишәбаш мәдәният йортлары, Иләбәр, Керәнне авыл клублары мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан, кызыклы күренешләр урын алды һәм ретро, заманча җырлар башкарылды. Концертның беренче минутларыннан ук тамашачылар һәм җырчылар арасында уңай эмоцияләр урнашып, бәйрәм кәефе һәркемнең йөзендә чагылды.
-
Физик тәрбия фәне буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы
24-30нчы апрель көннәрендә Курск дәүләт университеты базасында физик тәрбия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан олимпиадада “Сәләтле балалар интернат-мәктәбе” укучылары (җитәкчеләре Вафин Л.Р.) катнашып, югары җиңүләргә ирештеләр.
-
Казан марафоны - 2021
Фоторепортаж.
-
Атна уртасында Татарстанда нуль градуска кадәр суытырга мөмкин
Чәршәмбе көнне урыны белән бераз яңгыр явачак.
-
«Яшьлек белән очрашу»
Эзмә мәдәният йортында, «Театр яктылыкка, нурга илтә!» фестивале кысаларында Саба районы МЧС хезмәткәрләре Туфан Миңнуллинның «Яшьлек белән очрашу» пьесасы буенча спектакль күрсәтте.
-
Камал театры яңа оркестр белән яңартылган репертуар концертына чакыра
Музыкантларны «Зәңгәр шәл», «Гөргөри кияүләре» спектакльләрендә, шулай ук, театр фойесында ишетеп була.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Смуглянка» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре
3нче май көнне Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган, «Смуглянка» Бөтенроссия инструменталь, вокал, хореография, театр һәм декоратив-гамәли сәнгать бәйгесе узды. Әлеге конкурса Саба балалар сәнгать мәктәбенең бию бүлеге укчылары катнашты.