Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

БАЛАЧАК ХАТИРӘСЕ

Балачагымда Югары Симет авылында булып узган бер кызыклы да, шул ук вакытта куркыныч та вакыйганы язып үтәсем килә. 1967 елның матур, җылы җәй айлары иде. Беренче классны тәмамлап, рәхәт каникул көннәренең берсендә, көндәгечә, күрше малае Әхкам (тулы исеме Әхкаметдин) белән урамда уйнап йөрибез. Әниләр эш тә кушмыйлар иде ул вакытта, кечкенә булгангадыр инде. Чишмәдән су ташу, мал асларын җыештыру, каз бәбкәләре саклау кебек эшләрне абый-апалар башкара иде. Шулай уйнап йөргәндә, тыкрыктан безнең урамга “Т-40” тракторы белән Зөфәр абый Миннуллин күршедә яшәүче Тайбә әбинең капка төбенә килеп туктады.

Зөфәр абый безгә игътибар да итмичә, капчык күтәреп кереп китте. Без Әхкам белән йөгереп барып тракторны карый-карый әйләнеп йөрибез, бик белгән кешеләр сыман техникага бәя бирәбез. Бирмәс идек, минем әти - тракторда, Әхкамнеке машинада эшлиләр, шуңа күрә үзебезне бераз белдекле санаганбыздыр инде. Хәйран вакыт узды бугай, Зөфәр абый чыкты да, безне күргәч: “Малайлар, китегез аннан, асылына күрмәгез”-дип, тиз генә менеп тә утырды. Кузгалып киткәндә генә мин Әхкамгә “әйдә” дип әйттем дә, ул да шуны гына көткән кебек, икебез дә трактор артына менеп тә бастык. Басуын бастык та, Зөфәр абый соңгы скоростька куеп, акыртып чаба гына бит. Буыннар калтырый башлады, курыктык. Шаянрак булдыммы, белмим, башыма тиз генә “сикерергә” дигән уй килде. Мин Әхкамне “әйдәләдем” дә, сикереп төштем. Минем арттан ул да сикерде, ләкин бәхетсезлеккә каршы, Әхкамнең чалбар балагы төреп куелган троска эләкте дә, башы белән җиргә сөйрәлеп китте. Зөфәр абый моны күрми дә, ишетми дә, чаба гына. Әле ярый шул вакытта кибет турысыннан Хәким абый узып бара икән, өстерәлеп баручы баланы күреп, трактор кабинасына кулындагы балтаны ыргыткан. Шул тавышка Зөфәр абый тракторны туктатып, тиз арада машина табып, Әхкамне Сабага больницага алып киттеләр.

Аллаһ саклагандыр инде Әхкамне. Күпердән узганда ничек башы кысылып калмагандыр,ул вакытларда агач күперләрдә баш сыярлык тишекләр бар иде. Мин бу хәлдән соң бик курыктым. Хәзер дә искә төшкән саен йөрәк сикереп куя. Ул чакта өйгә дә кермәдем, тау астына йөгердем. Сөләйман тавы астында тал агачлары үсә, шуларның берсенә, иң биек ботагына менеп утырдым.

Караңгы төште, ә мин утырам, өйгә кайту уемда да юк. Ни­чек хәлем бетеп егылып төшмәгәнмендер, белмим. Берзаман Гәүһәр апайның кычкырганын ишеттем. Әни белән икесе мине эзләргә чыкканнар. Куркуымнан тын да алмыйча утырам. Әни: “Суга баткандыр инде, балам”-дип елап җибәрде һәм мин дә әнигә кушылып елый башладым. Әле һаман аска төшәргә уйламыйм. “Улым, төш инде аннан, төш”-дип йомшак кына эндәшкәч, аска таба шуыштым, үзем елыйм, үзем шуышам. Кулым ычкынып берничә мәртәбә егыла яздым. Мине ачуланмадылар да, теге вакыйга турында сорашмадылар да бугай. Әмма минем курку бетмәде, күз алдымнан дустым Әхкам китмәде. Баш аска иелгән, урамга да чыкмадым, уйныйсым да килмәде. Ике атналар үткәч, Мөкатдис абый Әхкәмны алып кайтканнар дигән хәбәр алып керде. Шуны гына көткән кебек мин тагын качтым, бу юлы печәнлеккә мендем. Ишетеп ятам, әни, апай, абый хәл белергә дип күршеләргә кереп киттеләр. Элек шатлыкта да, кайгы килсә дә күршеләр, туганнар бер-берсенең хәлләрен белешеп кенә торалар иде. Печәнлектән ничек төшкәнмендер, төшергән­нәр­дерме,белмим. Берничә көн­нән Казаннан Мөдәрис абый, Мәрвәр апайлар кайттылар. Һәрвакыттагыча, күп итеп күчтәнәчләр алып кайтканнар иде. Әни бер савытка кәнфитләр, печенье, алмалар салып, “Бар, улым, дустыңның хәлен белеп, сыйлап чык”-дип, мине Әхкам янына кертеп җибәрде. Нишлим инде, әни әйткәч, керергә кирәк. Киттем кереп,бераз шүрләтә дә, күрәсе дә килә, дус бит, сагынганмын да. Тавыш чыгармыйча гына капканы ачтым, әкерен керәм, өй алды ишекләре ачык,чөнки урамда бик эссе иде.Аяк очына гына басып кердем,өйдә беркем дә юк,өйнең түрендә дустым Әхкам ята: башы ап-ак бинт белән бәйләнгән, күзе белән авызы гына күренә иде. Моны күргәч, мин тагын да курыктым. Кулымдагы савытны карават кырыена куеп, ишетелер ишетелмәс кенә: “Бу сиңа”-дидем дә, уттан качкан кебек, алдыма-артыма карамыйча, чыгып йөгердем. Тыннарым бетеп, тагын печәнлеккә йөгереп менеп елый башладым. Менә шулай итеп, шаян- шук малайдан елак малайга әйләндем бугай. Мине ишетеп әни: “Улым, елама, төш, болай булгач терелә инде Аллаһы боерса” - дип, мине тынычландырып, җайлап кына төшерде.

Әнинең әйткәннәре дөрес булды: Аллаһка шөкер, дустым терелде. Мәктәптә укулар, уеннар дәвам итте, үстек, егет булдык, дуслык өзелмәде, хәзер дә аралашып яшибез.Бала һәм яшь чактагы елларны искә алып көлешәбез.Сабан туйларында очрашабыз. Гаиләләребез бар, балалар, оныклар үсә.Тормыш иптәше Дания белән бик матур парлар булып Арча каласында яшәп яталар.Арабызда иң бай бабай ул безнең, чөнки оныкларының саны да унау. Үрнәк һәм матур гаилә булып яшәүче дусларым белән горурланам. Исән-имин булып, саулык белән тынычлыкта яшәргә язсын.

Бу язмада мәрхүм булган кешеләрне искә алдым. Сүзләрем дога булып ирешсен. Тыныч ятсыннар, йә Раббым.

Муллахмәт Галиәхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев