28 май 2021 яңалыклары
-
Татарстанда аналар һәм балалар мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү атналыгы узачак
Татарстанда аналар һәм балалар мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү атналыгы узачак. Чаралар циклы Халыкара балаларны яклау көненә туры китереләчәк, алар Татарстан Республикасында “Бердәм Россия” партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында узачак.
-
"Штрафстоянкаларда кыйммәтле чит ил машиналары": Татарстанда кем салым түләми
Татарстанлылардан кем салым түләүдән баш тарта, быел түләмәүчеләрдән күпме автомашиналар конфискацияләнде һәм пандемия салым җыюга ничек йогынты ясавы турында, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Олеся Кузьмина сөйләде.
-
Сабабаш авылыннан Минһаҗевлар үзләренең ике улларыннан тыш тагын дүрт балага ата-ана назы бүләк иткән
Аллаһы Тәгалә хатын-кызга бик зур миссия - әни булу вазыйфасын йөкләгән. Чит балалар булмый дигән гыйбарә бар бит, хатын - кызның табигате шулай яратылган - ул үз газизләре өчен генә түгел, башка сабыйлар язмышына да битараф кала алмый.
-
Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәттеләр
Кайбер районнарда боз яварга мөмкин.
-
Җәяүлеләр өчен баскычлар ясау
"Татавтодар" ачык акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы хезмәткәрләре, Илнур Сабуров җитәкчелегендәге бригадасы, бу көннәрдә Сабаның көнбатыш ягыннан әйләнеп үтүче юлда җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннарында уңайлы шартлар тудыру өчен, баскычлар ясау белән шөгыльләнә.
-
"Мишә дулкыннары" клубы "Иҗат" чишмәсенә сәяхәт кылдылар
28 май көнне "Мишә дулкыннары" клубы язучылары, район китапханәчесе белән бергә, Эзмә авылында урнашкан "Иҗат" чишмәсенә сәяхәт кылдылар. Чишмә янында шагыйрәләр үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар. 12 китап авторы, шушы авылда туып-үскән Гөлсинә Галимуллина авыл, "Иҗат" чишмәсенең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Язучы Рәхимә Вәлиуллина үзенең башкорт телендә нәшер ителгән “Рәйсәнә” исемле өр-яңа китабы белән таныштырды.
-
Зилә Батыршина Европа чемпионатының көмеш медален һәм Токио-2020 олимп уеннарына лицензия яулады
«Сабантуй» спорт мәктәбе спортчысы Зилә Батыршина Хорватиянең Осиек шәһәрендә узган пуля һәм стендка ату буенча Европа чемпионатында хатын-кызлар арасында «Скит» олимпия күнегүендә көмеш медаль яулады. Зилә Россиягә Токио-2020дәге уеннарга Олимпия лицензиясен алып килде. Зилә өчен бу хатын-кызлар арасында «Скит»та континенталь чемпионатның беренче медале.
-
Владимир Путин: “Мәҗбүри вакцинацияләүне кертергә ярамый”
Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, коронавирус инфекциясеннән мәҗбүри вакцинацияләүне кертергә ярамый. Аның әйтүенчә, бу – максатка ярашлы түгел.
-
"Горурлыгы туган ягымның" дип исемләнгән культпоход
Туган телләр елы кысаларында һәм академик Әбрар Кәримуллинның туган көне уңаеннан 26 май көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән бергә Әбрар Кәримуллинның туган йорты һәм кабере булган Чәбия Чүрчи авылына "Горурлыгы туган ягымның" дип исемләнгән культпоход оештырдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре укучыларны аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар. Соңыннан академик каберенә барып, мәңгелек хәтер хөрмәтенә чәчәкләр салдылар.
-
Россиядә пластик савыт-саба һәм мамык таякчыклары кулланырга ярамаячак
Эшкәртелми һәм авыр чыгарыла торган материалларны куллануны тыя торган законнарга төзәтмәләр әзерләнә.
-
“Халкыбызның йөзек кашы” мәгълүмат сәгате
29 май - академик, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, күренекле китап белгече, библиограф Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның туган көне. Саба районы Үзәк китапханәсе 2001 елның 25 июненнән Әбрар Кәримуллин исемен йөртә. Шул уңайдан, Саба район үзәк китапханәсе, академикка багышланган “Халкыбызның йөзек кашы” исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрде.
-
БАЛАЧАК ХАТИРӘСЕ
Балачагымда Югары Симет авылында булып узган бер кызыклы да, шул ук вакытта куркыныч та вакыйганы язып үтәсем килә. 1967 елның матур, җылы җәй айлары иде. Беренче классны тәмамлап, рәхәт каникул көннәренең берсендә, көндәгечә, күрше малае Әхкам (тулы исеме Әхкаметдин) белән урамда уйнап йөрибез. Әниләр эш тә кушмыйлар иде ул вакытта, кечкенә булгангадыр инде. Чишмәдән су ташу, мал асларын җыештыру, каз бәбкәләре саклау кебек эшләрне абый-апалар башкара иде. Шулай уйнап йөргәндә, тыкрыктан безнең урамга “Т-40” тракторы белән Зөфәр абый Миннуллин күршедә яшәүче Тайбә әбинең капка төбенә килеп туктады.
-
Рөстәм Миңнеханов: Балаларның компьютер уеннары уйнау мөмкинлеген чикләргә кирәк
Татарстан Президенты Тина Канделакиның «Специальный гость» программасында шулай дип белдерде.
-
Балагыз көнче түгелме?
Гаиләдә яшь сабый тугач, өлкән балаларның барысы да аны яратырга әзер түгел икән. Ярату яки күралмау хисе вакыт барган саен көчәя генә. Шул ук вакытта көнчелек белән көндәшлек - шәхесләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең еш очрый торган юлдашлары. Әти-әниләр аларны көчәйтергә яки киметергә генә мөмкин. Бертуганнарның алдагы тормышларының ничек булачагы күп очракта шуннан тора. Күп ата-аналар һәр балага гаиләдә тигез хокуклы итеп карыйлар, әмма балалар әти-әниләре өчен бердәнбер булырга телиләр. Бертуганнар арасындагы көнчелек проблемасын чишәргә әти-әниләргә нинди уйдырмалар комачаулый соң?
-
Җәмәгать советы миграция булеге эшчәнлеген тикшерде
Ел саен үткәрелүче “Гражданнар мониторингы” акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге каршындагы җәмәгать советы рәисе Рөстәм Исмәгыйлов бүлекнең штаб начальнигы Людмила Юзеева белән берлектә күпфункцияле үзәктә (КФҮ) дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын тикшерделәр.