Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Халык белән, халык өчен

Елны төгәлләргә санаулы вакыт калып бара. Һәрберебез узган елга нәтиҗә ясыйбыз, матур вакыйгаларны барлыйбыз. Мин бу язмамда авылыбызның мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлегенә аерым тукталасым килә. Нинди генә чара үтмәсен, һәрнәрсәдә алар башлап йөри, халыкның күңелен күрү, мәдәни агарту өстендә зур эш алып бара. Ел дәвамында күптөрле чаралар үткәрделәр.

undefined

Соңгы зур хезмәтләре – мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур” халык театры Туфан Миңнуллинның “Кулъяулык” спектаклен сәхнәләштереп, тамашачы хозурына тәкъдим иттеләр. Бу спектакльдә төп фикер- читтә яшәп тә туган телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне югалтмыйча саклап, алдагы буыннарга тапшыру. Сәхнәдә уйнаучы үзешчәннәребез тамашачыларга шушы фикерне җиткерделәр. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер – Гөлсем Рабгетдинова. Биюләрне Алсу Зарипова куйган. Үзешчән артистларыбыз Фаяз Садыйков, Камил Сафин, Ания Ахунҗанова, Зилә Мөхәммәтова, Рифат Сафин, Адел Гыйльметдинов, Алинә Заһидуллина, Илзат Хөснуллин, Илданур Хуҗиәхмәтов, Фәнәвил Садыйков, Әлфинә Хөсәенова, Гөлнур Усманова, Рәзинә Дәминова, Гөлсем Рабгутдинова, Алсу Зарипова һәркайсы үз рольләрен бик оста, җиренә җиткереп башкардылар. Авыл халкы спектакльне алкышлап кабул итте.

“Нур” халык театрының җитәкчесе Гөлсем Рабгетдинова мәдәният йорты директоры Фәридә Садыйкова белән кулга-кул тотынып дус, тату эшлиләр. Бердәм булганга эш нәтиҗәләре дә матур. Яшьләр дә актив бездә, мәдәнияткә тартылалар, һәр чарада теләп катнашалар. Бу көннәрдә Яңа ел бәйрәмнәренә зур әзерлек эшләре бара. Яңа ел маскарады 30 декабрьдә үткәреләчәк.4 декабрьдә- балаларның Чыршы бәйрәме, 7 декабрьдә Яңа ел лотереясы үткәрү планлаштырылган. Яңа ел ялларында һәр көнне төрле чаралар үткәреләчәк. “Кече Шыңар мәдәният йортының ишекләре һәркемгә ачык, килегез, катнашыгыз!” диләр мәдәният хезмәткәрләребез. Барыгызны да Якынлашып килүче Яңа ел белән, дуслар!

Гөлия Закирова. Кече Шыңар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев