29 декабрь 2021 яңалыклары
-
“Урамны бизәп торасыз, диләр”
Яңа ел якынлашканда, күңел ниндидер могҗиза, әкият көтә. Ә кемдер могҗизаның күктән төшкәнен көтеп ятмый, матурлыкны үз куллары белән тудыра. Янәшәбездә Суык бабай тамашалары белән рухланып йөрүче хыялыйлар шактый икән. Җемелдәвек утлар белән бизәлгән шәхси йорт биләмәләрен, капка каршыларында пәйда булган төсле кар сыннарын күргәч, моңа тагын бер кат инанасың. Байлар Сабасында яшәүче Рамазан Исмәгыйлев та шундый бәйрәм мохите тудыручыларның берсе. Быел йорт тирәләрен генә бизәп калмаганнар Исмәгыйлевлар, техника җанлы хуҗа махсус автобус сатып алып, аңа да бәйрәм төсе кертергә уйлаган.
-
НПС «Михайловка» отмечает 60-летие с начала деятельности
Нефтеперекачивающая станция (НПС) «Михайловка» Ромашкинского районного нефтепроводного АО «Транснефть – Прикамье» отмечает 60-летие со дня начала работы.
-
Халык белән, халык өчен
Елны төгәлләргә санаулы вакыт калып бара. Һәрберебез узган елга нәтиҗә ясыйбыз, матур вакыйгаларны барлыйбыз. Мин бу язмамда авылыбызның мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлегенә аерым тукталасым килә. Нинди генә чара үтмәсен, һәрнәрсәдә алар башлап йөри, халыкның күңелен күрү, мәдәни агарту өстендә зур эш алып бара. Ел дәвамында күптөрле чаралар үткәрделәр.
-
Депутаттан – Кыш бабай күчтәнәче
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Дәүләт Советы Депутаты Марат Галиев һәм “Трейд металл” җәмгыяте директоры Илсур Галиев Килдебәк авыл җирлегендә яшәүче ятим балаларга, ялгызлыкта гомер итүче өлкәннәргә, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче һәм күп балалы гаиләләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды.
-
6 – 8 сыйныфта укучы егетләр арасында мини-футбол ярышы узды
Килдебәк урта мәктәбе базасында 6 – 8 сыйныфта укучы егетләр арасында мини-футбол ярышы узды. Биредә үз зоналарында 1 нче урынны алган командалар катнашты. Укучылар матур һәм күңелле уеннар күрсәттеләр. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын – Сәләтле балалар интернат-мәктәбе, 2 урын – Шәмәрдән лицее, 3 урын – Саба гимназиясе.
-
Попова: Яңа ел бәйрәмнәреннән соң коронавирус йоктыручылар саны артырга мөмкин
Белгеч төбәк хакимиятләрен Яңа ел бәйрәмнәрендә чаралар оештыруга һәм кешеләрнең күп җыелуына юл куймаска чакырды.