Шәйморзиннар – авылым горурлыгы
Туган авылым! Иртәләрен син калган яктан алсуланып таңнар атканын күрсәм, күңелемә нидер кагылып куйгандай була. Белмим, еракта калган керсез күңелле кечкенә кызчыкның, мөлдерәмә чиләкләр асып чиш-мәдән кайтканда, жиргә кадәр бөгелеп төшкән көянтәсенең шыгырдап куюымы (бу кыз мин булам), әниемнең моңлы жырларымы, әллә инде әтиемнең күлмәк җиңнәрен сызганып куеп, бит-кулын юган чакта бераз гына тамагын кырып куюларымы - ни генә булса да, минем өчен кадерле дә, сагышлы да тормыш мизгелләре кино кадрлары сыман хәтеремдә чагылып китәләр.
Шәйморзиннар: Рөстәм (сулдан), Корбангали, Энҗе һәм киленнәре Наилә ханым. Алгы рәттә Газинур. Гаилә архивыннан.
... Менә кечкенә генә өебез. Капканы ачып чыгуга, урам тулы малайлар, кызлар каршы ала. Китә уйнау, көлешү-шаярышу. Мин инеш буена якынрак урнашкан нурлы йортка таба юнәләм. Анда минем дустым Нурхания яши. Бераз кыенсыныбрак капкадан эчкә үтәм. Мине әтисе Корбангали абый күреп ала да: "Кызым, бар, Сөмбеләне бакчага алып кер. Кызыл карлыган ашагыз",–ди. Ә бакчалары... искиткеч! Җиләк-җимешнең барысы да үсә. Без туйганчы кызыл карлыган, ак карлыган (алар минем өчен тансык), кура җиләге ашыйбыз. Тик мин бал кортларыннан шүрлим. Әнә бакча эчендә корт оялары тора бит!
"Нурханияле" балачак инде кире кайтмас. Миңа шулай да туган авылыма кайтканда Корбангали абыйның үзен күреп, исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашып алырга жай чыккалады. Танып алгач,елмаеп, йөзләре яктырып китә аның. Өлкән яшьтә инде хәзер. Былтыр аңа 90 яшь тулды.Олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын да кабул итеп алды.
Корбангали абый Түбән Утар авылында туган. Гаиләдә бишенче бала була ул. Әтисе Шәйморза, әнисе Зәкия күмәк хуҗалыкта эшли. Ишле гаиләдә кием-салым җиткерүе авыр, ашарга ризык та юк. Корбангали 7-8 яшьтән үк эшләргә мәҗбүр була: чабата үрә, күн итек тегә, колхозда көтү көтә. Югары Утар авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, җир сөрә, урман чыгара. Тырышлыгы өчен 1945 елда "За доблестный труд"медале белән бүләкләнә. 1948-1949 елларда бригадир булып эшли. 1950-1955 елларда хәрби диңгез флотында намуслы хезмәт итеп, туган авылына кайта. Башта төзелештә, аннары чирек гасыр (лаеклы ялга чыкканчы) өлкән бригадир вазифасын алып бара. Һәр эшне җиренә җиткереп үти. Алдынгылар сафында йөри. Уңган, алтын куллы кеше ул Корбангали абый. Балта остасы, мич чыгаручы, итек басучы, умартачы... Бик оста гармунчы да. Кыскасы, күп һөнәр иясе. Тормыш иптәше Зөлфирә апа белән яши башлауларына 65 ел. Алты бала үстерделәр. Иң олы кызлары - Әлфинур апа. Яшь чагында Кукмара киез итек фабрикасында, соңыннан Югары Утардагы акылга зәгыйфь балалар йортында эшләде. Авылыбыз егете Хатип абый белән, тормыш сынавына бирешмичә, балаларына, оныкларына куанып яшиләр.
Корбангали абыйның улы Газинур абый гаиләсе дә авылда, төп нигез урынында яңа йорт җиткереп, тату гомер кичерә. Язгы чәчү дисеңме, комбайнга утырып кырдан иген җыю дисеңме – барысын да башкара. Хезмәт стажы да, ялгышмасам, 40 елдан артыграк. Әтисе кебек бал кортларын ярата. Янәшәсендә – сөйкемле Альянур апа. Яшьлегендә шушы авылның матур тавышлы жырчы кызы иде ул. "Салават күпере" балалар бакчасында 34 ел эшләп (12 ел тәрбияче, 22 ел мөдир), лаеклы ялга чыкты. Хәзер өендә гөлләр үстерә, бакчасына һәр елны кавын утырта. Уллары Рөстәм Яшел Үзәндә эчке эшләр бүлеге хезмәткәре. Гаиләдә 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Өлкәннәре медицина һәм юридик белгечлекләрен сайлаган, кечесенә - 5 яшь.
Газинур абый белән Альянур апанын горурлыгы – кызлары Энҗе Шәйморзина. Гади колхозчы гаиләсендә үсеп, үз тырышлыгы белән җыр сәнгате дөньясына юл ярып, бик күп тыңлаучыларын үзенчәлекле аһәңле тавышы белән әсир иткән җырчыны барыбыз да зур сәхнәләрдә күрәбез. Балалар бакчасына йөргәндә үк аның җырлаганын радиога яздырып алып китәләр, 5 яшендә авыл клубы сәхнәсеннән залны моңга күмә бу бала. Мәктәптә укыганда да музыкаль яктан сәләтле булуы белән аерылып тора ул. Әти-әниләре кызларын Эзмә мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Тәнзилә Яруллинага җырларга йөртә башлыйлар. Ире Тәфкил – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, оста баянчы. Казан каласына Тәфкил абыйсы алып килә Энҗене. Монда "Сандугач керде күңелгә" җыр фестивалендә катнашып, 1 дәрәҗә лауреат була.Ул вакытта җырчы Айдар Галимов кулыннан олы бүләк кабул итеп алуга, тәүге уңышларга куанулар... Шулай ук "Татар моңы"нда I дәрәҗә лауреат исемен кабат алу бәхетенә ирешә Энҗе. Күп сәнгать эшлеклеләре, композиторлары, җырчылары белән танылган И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә белем ала. Аннары Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укып, профессиональлеген тагын да үстерү өчен тырышлык куя булачак җырчы. Әлфия Афзалова исемендәге бәйгедә 1 дәрәҗә лауреат булса, Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге бәйгедә Гран-при яулый Саба районы Түбән Утар кызы. Мактаулы җырчылар белән бер агымга кушылып, олы сәхнәләрдә үз концертын оештыра ул; районыбыз Сабантуенда, соңгы елларда матур гадәткә кереп киткән "Авыл көне"ндә, "Хәйрия"концертларында матур җырлары белән чыгышлар ясый. Шулар өстенә әле ул педагогик эшчәнлеген дә онытмый: музыка мәктәбендә балалар укыта, алар күңелендә моң дөньясына сукмак сала. Ялларда әти-әнисе янына кайтып, җәен печән әзерләшергә, көзен бәрәңге алырга, кыш-язларын кар көрәшергә дә өлгерә. Кечкенәдән яңгыр суларын чәчрәтеп, авыл урамнарында йөгереп үскән кыз бит ул! Җырлары аша без-тыңлаучыларны күңелләребездә булса да ерак балачакка алып кайта. Аның җырларын яратучылар арта бара. Киләчәктә дә барыбызга да, бигрәк тә әби-бабасына телевидение аша Энҗенең чыгышларын күреп сөенергә язсын иде. Хөкүмәтебез яшь җырчының хезмәтенә тиешле бәясен дә бирер, дип уйлый түбәнутарлылар. Амин, шулай булсын!
Корбангали абыйның тагын бер улы Мәүлит үзебезнең авыл кызын гомерлек юлдашы итеп сайлады. Арчада яшиләр. Инде Нурханиягә килгәндә, без аның белән бер чорда Арча педучилищесында укып, гомеребезне балаларга белем бирүгә багышладык. Ул бүгенге көндә Биектауда яши.Укытучылык эшендә инде 37 ел. Гаиләдә ире Шакиров Рамил белән 2 бала тәрбияләп үстерделәр. Рамил - үзебезнең якныкы,чикләвекле тау астына урнашкан кечкенә генә Өчиле авылы егете, булдыклы, тәвәккәл кеше. Туган авылында мәчет ачтырды. Хәзерге көндә әби-бабай булып, 4 оныкка куанып бәхетле гомер итәләр.
Мулланур Шәйморзин туган авылда жаваплы эштә эшли.Электрик ул. Әтисе кебек балта остасы. Гөлфинәсе дә үзебезнең авыл кызы,озак еллардан бирле кибеттә сатучы хезмәтен башкара. Кешеләргә карата һәрчак игътибарлы."Авыл тормышы рәхәт! Бер җиргә дә китмәс идем",-ди ул өздереп. Кош-корт, бозаулар асрап, бакчада яшелчәсен, җиләк-җимешен үстереп яшәүләренә шөкер итәләр. Кызлары да башлы-күзле булган инде.Тагын ни кирәк әти-әнигә?
Корбангали абыйның төпчек улы Илнур Тимершык урта һәм Курсабаш интернат-мәктәбендә сәламәтлеге чикле балаларга хезмәт фәне укыта. Кулына баянын алып уйнап җибәрсә, яшәреп киткәндәй була. Аңа Рәмзиясе дә кушыла. Авылдашлары да, хезмәттәшләре дә Илнурны сәхнәләрдә еш күрәләр. Сабантуйлар җитсә, урам буйлап бирнә җыйганда да гармун тартып Илнур атлый. "Авыл тормышы хәзер шәһәрнеке белән тигезләште. Яшәү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган, өстенлекләре күбрәктер дип тә уйлыйм әле!"- дип елмая Илнур. Корбангали абый белән Зөлфирә апа 13 оныклары, 17 оныкчыклары булуына сөенеп яшиләр. Кем белә, алар да матур эшләре белән авылыбыз тарихына кереп калыр әле.
Сөмбелә Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев