3 февраль 2021 яңалыклары
-
«Талант FESТ»
Бүген, 3 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә балалар иҗатының «Талант FESТ» дип аталган конкурс-фестивале башланды. Фестивальнең беренче көне хореография номинациясе буенча үтеп, барлыгы 17 коллективның чыгышы тәкъдим ителде.
-
Илшат Әминов: Талантлы журналистлар ел саен бик күпләп эштән китә
«Хезмәт күрсәтү өлкәсенә — пиар-менеджер, спичрайтерлар һәм башкалар булып китәләр, анда уртача хезмәт хакы массакүләм мәгълүмат чараларына караганда ике тапкыр күбрәк», — диде.
-
4 февральгә һава торышы
4 февральдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Төнлә кар, көндез җепшек кар явачак. Кайбер районнарда томан төшәчәк.Көньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә -9..-14˚, иртән -4..-9˚, көндез -4..+1˚ градус булачак. Юлларда бозлавык.
-
Татарстанга Самара, Чиләбе һәм Волгоград өлкәләреннән, Удмуртия һәм Чуашстаннан авыл хуҗалыгы кооперативы белән нәтиҗәле идарә итүгә өйрәнергә киләләр
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирә. Фермерлар өчен кооперативка керү өстенлекләре дә бар. Беренче чиратта, бу - продукция җитештерү, саклау һәм эшкәртү көчләрен берләштерү исәбенә җитештерүнең табышлылыгын арттыру.
-
Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы
2нче февраль көнне Казан шәһәрендә татар телендә белем бирүче мәктәпләр өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Әлеге олимпиадада Саба районы укучылары уңышлы чыгыш ясап 6 призлы урын алуга иреште. Тимершык урта мәктәбе укучысы Хазиева Айлия (укытучысы (Гарифуллина И.И.) җиңүче. Калган укучылар призлы урын ияләре.
-
Татарстанның «ЮВТ-24» Яңа телеканалы концепциясен Әсгать Сәфәровка тәкъдим иттеләр
Республиканың нефть төбәге шәһәрләрен берләштерүче телеканалны февраль урталарында эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.
-
Әсгать Сәфәров Тик-токка милли контент белән чыгарга киңәш итте
«Телебезне, мәдәни, тарихи мирасны саклап калуда ярдәм итү, Татарстан халыклары традицияләрен күрсәтү — сезнең төп бурычыгыз. Буыннар бәйләнеше өзелергә тиеш түгел», - диде ул коллегия утырышында.
-
Авыл җирлекләрендә җыеннар башланды
Узган дүшәмбедә Түбән Шытсу, Сатыш авыл җирлекләрендә 2020 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар. Быел җыеннарда, үткән еллардагыдан аермалы буларак, мөмкинлекләре булганнар ZOOM платформасы аша да катнаша алалар. Әйтик, Түбән Шытсу узган җыенны эш урыныннан яки өеннән торып 62 кеше тыңлады. Җыенны ZOOM платформасы аша район башлыгы Рәис Миңнеханов алып барды.
-
Балалар өчен «СалаваТik» дигән өр-яңа YouTube проект барлыкка килде
Әлеге проект Tik-Tok һәм башка социаль челтәрләрдә популярлык казаныр дип планлаштырыла.
-
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте БДИда көтелгән үзгәрешләрне әйтте
2021 елда дәүләт имтиханнарында күзәтүчеләр санын киметү планлаштырыла.
-
Татарстан аграрийлары цифрлаштыруга һәм маркировкалауга ташламалы кредитлардан файдалана алалар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, ташламалы "кыска" һәм 1%тан 5%ка кадәр еллык ставка буенча инвестиция кредитларын агропредприятиеләрне цифрлаштыруга, маркировкалау өчен җайланмалар сатып алуга һәм башка максатларда алырга мөмкин.
-
Депутат мәктәп ашханәләрен тикшерде
Узган шимбәдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Яңа мәктәп» проекты кысаларында Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернаты һәм Килдебәк урта мәктәбе ашханәләрендә әзерләнгән ризыкларның сыйфатын тикшерү максатында рейд үткәрде. Чарада район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров, әлеге мәгариф учреждениеләренең ата-аналар комитеты әгъзалары катнашты.
-
Шәйморзиннар – авылым горурлыгы
Туган авылым! Иртәләрен син калган яктан алсуланып таңнар атканын күрсәм, күңелемә нидер кагылып куйгандай була. Белмим, еракта калган керсез күңелле кечкенә кызчыкның, мөлдерәмә чиләкләр асып чиш-мәдән кайтканда, жиргә кадәр бөгелеп төшкән көянтәсенең шыгырдап куюымы (бу кыз мин булам), әниемнең моңлы жырларымы, әллә инде әтиемнең күлмәк җиңнәрен сызганып куеп, бит-кулын юган чакта бераз гына тамагын кырып куюларымы - ни генә булса да, минем өчен кадерле дә, сагышлы да тормыш мизгелләре кино кадрлары сыман хәтеремдә чагылып китәләр.
-
Моабит дәфтәрләре укыйбыз
Саба муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният бүлеге, Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе 2021 елның 1 февраленнән 15 февраленә кадәр герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Моабит дәфтәрләре укыйбыз» социаль челтәр акциясе уздыра. Акциядә барлык теләүчеләр катнаша ала. Видеолар ике телдә: татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Акциядә катнашу өчен Муса Җәлил шигырен сайларга; видеога төшерергә һәм социаль челтәрдә Instagram битенә урнаштырырга кирәк.
-
Район хуҗалыкларында 2020 елдагы эшчәнлеккә хисап бирү җыелышлары башланды
Өченчекөн “Нырты” предприятиесендә эшләүчеләрне узган елның төп финансикътисад күрсәткечләре белән таныштырдылар. 2021 елга бурычлар билгеләнде.