Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Буыннан буынга күчкән мөгаллимлек" сәхифәсе

42 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Рәфидә Миниханова: «Миңа гомерем буе гел яхшы кешеләр генә очрады»

Районыбызның укытучылар династияләре турында күп язылса да, дүрт буынны берләштергән мөгаллимлек чылбыры бик сирәк очрады. Байлар Сабасында яшәүче 42 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Рәфидә Мансур кызы Миниханова – тамырлары ерак­лардан килгән укытучылар агачының ныклы бер тармагы.

 Династиянең чишмә башы аның  әтисе белән әнисеннән  башлана. Әтисе Мансур Йосып улы  Тучков  1918 елда Түбән Өчнарат авылында туган. Сугышка кадәр Бигәнәйдә укыткан.  1936 елда Сат. Ключ (Көек) авылы кызы  Хәния Бикмөхәммәт кызы  Биккенина белән танышып, гаилә коралар.

1937 елда кызлары Рәфидә дөньяга килә. Гаилә башлыгы 1939 елда армиягә алына, Бөек Ватан сугышы башлангач,  һәлак булуы хакында хәбәре килә. Чынлыкта ул Власов армиясе составында полклары белән камалышта калып әсирлеккә эләгә. Аннан качып, Белоруссия партизаннары отрядында  сугыша. Власов армиясендәгеләрнең барысына да «халык дошманы» ярлыгы тагып, 25 елга хөкем итәләр. Кызганыч, ул чорның алдынгы карашлы  укытучысы Мансур Тучковның педагог­лык эшчәнлеге шуның белән төгәлләнә. 

«Әтием Воркута төр­мәсендә булган, без аны үлде дип  белә идек. 1953 елда гына Воркута шахтасында әти белән эшләгән  ир-ат исәнлеген кайтып әйтте. Әмма әти үзе  бу як­ларга бүтән әйләнеп кайтмады. Чөнки әнием ул вакытта Мамадыш районы  Югары Сөн авылының сугыштан кайткан Кави исемле  егете белән яңадан тормыш башлаган иде», – дип сөйли Рәфидә Миниханова.  

Әрнүле балачак еллары

Әтисен Рәфидә Мансур кызы бөтенләй хәтерләми. 1946 елда Көек башлангыч мәктәбенә укырга керә, 1947 елда   әнисе белән Югары Сөнгә китәләр. Әнисен кияүгә чыгарга димләп киләләр, әмма нәни кызга ул йортта урын булмый.    

"Мин 2 сыйныфта укыйм,  кеч­кенә генә өйдә торабыз.  Әниемне сорап килгәннәрен барын да аңлыйм. Әмма минем белән кияүгә килергә рөхсәт булмый. Әнием чарасыздан берүземне калдырып  китте. Төнне елап чыктым.  Күрше Шәмсекамал  әби уятып  мәктәпкә  җибәрде. Мин аңа яшәргә күчтем.  Озакламый Көектә яшәүче әби-бабам ат җигеп килеп  үзләренә  алып кайтып киттеләр.  Бүген дә хәтеремдә: үземне Тукай дип хис итеп, арбада утырып кайтам. Мин әби-бабайда бик кадерле  булып үстем.  Әмма күңелемдә мин  әтисез дә, әнисез дә дигән әрнү бар иде. Әниемә үпкә сакламадым, үсә төшеп тормыш итә башлагач, мин аны аңладым. Әни 28 яшендә   икенче кешегә кияүгә чыгып дөрес эшләгән, мин яңадан дүрт туганлы булдым. Ул мине калдырып китәргә мәҗбүр булган. Лаеклы ялга чыккач алар Шәмәрдәнгә кайтып урнаштылар, әниемне  тәрбияләп, кадерләп соңгы юлга озаттык», – дип сөйли Рәфидә Миниханова.

Укытучылык сукмагыннан

Кечкенәдән язмыш сынауларына каршы торырга өйрәнгән көчле рухлы кызның белемгә  омтылышы зур була. Түбән Шытсуда җидеелык мәктәпне гел бишле билгеләренә генә тәмамлый ул. Буран, яңгырлы көн булса, Көектән аның сыйныфташлары укырга килмиләр. Ул берүзе китә. Беренчедән, укуга теләге  зур,  һәр теманы йотлыгып тыңлап бара, икенчедән,  укырга бармыйча иркәләнергә кешесе юк. Тормыш куйган авырлыклар анда  бары үз кө­чеңә генә ышанырга дигән бик тә кыйммәтле сыйфатны тәр­бияли.  Ә бу үз чиратында уңыш­ларга ирешүдә төп нигез булып тора.   

 1956 елда ул чорда данлыклы булган Мамадыш педучилищесын тәмамлый. Рәфидә Мансур кызына тәүге дәресләрне Әзербәйҗан Республикасында бирергә туры килә. Алар бергә укыган дүрт кыз бәхет эзләп, Бакуга чыгып китәләр. Биредә Министрлык йортын эзләп табып, ул  Агджабеди районының Микоян  мәктәбенә рус теле укытучы итеп билгеләнә.

«Атнага 33 сәгать рус теле укыттым. 989 сум акча ала идем. Һәр елны җәйге ялга кайтабыз да, мондагы хәерчелекне, укытучыларның ничек яшәгәнен  күреп  тагын август ахырында китеп барабыз», – дип искә ала ул.

Югары белем алу теләге көчле булган кыз  алга таба КДУның  химия-биология  факультетын тәмамлый.   1964 елда дипломлы белгеч булып,  Мамадыш районында биш ел рус телле балаларга биология, химия фәннәреннән белем биргән елларын гомеренең иң матур чоры дип искә ала.

«Русча матур итеп сөйләшергә мин биредә өйрәндем. Дәресемне башта конспект итеп язам, аннан һәр сүзен ятлыйм. Укучыларым шундый җиңел итеп, гади итеп аңлата дип күңелемне күтәреп торалар. Ә мин русча шуннан артыгын белмим», – дип елмая ул.

1968 елдан, ире Әмир Минихан улы Саба районына агроном итеп билгеләнгән көннән аларның тормышы районыбыз белән бәйләнгән.

  Туып-үскән районында  тормыш көтә  һәм хезмәт итәргә   насыйп булганына бик тә бәхетле  Рәфидә ханым.

«Миңа гомерем буе гел яхшы кешеләр генә очрады: яхшы укытучылар, яхшы күршеләр,  яхшы дуслар туры килде. Балачагым катлаулы булса да, алдагы тормышым хәерле булды. Әмиргә кияүгә чыгып, балалар табып, укытучы булып  тормыш көтүем иң  бәхетле елларым», – дип искә ала Рәфидә ханым.

Саба урта мәктәбенә ул тәҗ­рибәле, үз фәнен тирәнтен бел­гән мөгаллимә буларак килә.

Тиз арада  укучыларның яраткан  остазларына әйләнә, югары педогоглык осталыгы белән коллективның ихтирамын яулый. Ата-аналар белән аңлашып, тыгыз мөнәсәбәттә эшләве югары нәтиҗәләргә китерә. 1970 елдан башлап, лаеклы ялга киткәнче химия-биология укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли.

   «Биология, химия атнага бер керә торган фән. Мин көн саен  керә торган фән укытучыларына: «Сезне һәр көнне  күрәләр, аңлыйлар. Безне, сирәк күрә торган укытучыны балалар аңлап бетермиләр. Шуңа аларның ышанычын яулар өчен аеруча тырышырга кирәк», –дия идем. Озак еллар ул чорларда нык җәелгән  производство бригадалары җитәкчесе  булып эшләдем. 1987 елда республика укучыларын союз күләмендәге слетка алып барып,  эшчәнлегемне «Наставник молодежи» ди­гән күкрәк билгесе белән бү­ләкләделәр», – дип искә ала. 

 Бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучы өчен шәкертләренең ихтирамын берни дә алыштыра алмый. Лаеклы ялга чыккач та мөхтәрәм мөгаллимәнең бай  тәҗрибәсенә таяналар әле: СПТУ-104кә  эшкә чакырылып, ике ел биредә химия-биология укыта.

Мактаулы да, бай да педагоглык эшчәнлеген нәкъ менә биредә тәмамлый ул. Әмма хезмәттән тукталса да,  күңеле белән һаман эзләнүдә,  балалар арасында,  гыйлем арттыруда ул...  Әмир әфәнде белән 60 ел гомер кичереп, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Ринат  ФСБда полковник,  кызлары Әнисә әнисе сукмагыннан тайпылмаган. 

 Дәвамчылар

Әнисә Әмир кызы Саба урта мәктәбеннән соң  Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлый.

Әнисе Рәфидә ханым кызының укытучы булуын бик хупламаса да, кечкенәдән балалар арасында кайнашып, оста оештыру сәләтенә ия кыз үзенә гомерлек юлдаш итеп шушы ук һөнәрне сайлый.

Озак еллар Түбән Кама Нефтехимия  техникумында  инглиз теле укыта.  Шунда кандидатлык диссертациясен яклап, иренең эше буенча  Казанга күчәләр. Бүгенге көндә Әнисә Хөсәенова  Казан  (Идел буе) федераль университетында   инглиз теленнән  белем бирә, доцент.  Бик хөрмәтле, студентларның яраткан остазлары ул.

Кызлары Альбина Рөстәм кызы да Казан дәүләт химия-технология институтын тәмамлап, инглиз теле тәрҗемәчесе белгечлеге алган. Спорт буенча  волонтерлык юнәлешендә эшләп, универсиадалар, олимпиадалар оештыруда көч куя.  Женевада  ФИСУга (халыкара университет спорты федерациясе) кабул ителеп, онлайн тәртиптә эшли. 78 илдән җыйналган волонтерлар өчен укулар алып бара. Шулай ук Казан дәүләт Консерваториясендә инглиз теленнән укыта.  Ерак әби-бабасы, әбисе, әнисе үр­нәгендә яулыйсы үрләре, ире­шәсе уңышлары күп әле. Иң мөһиме, тамырлары ерак­лардан  килгән мөгаллимлек чылбыры өзелмәсен,  бай мираслары   килер буыннарга тапшырылса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев