"Буыннан буынга күчкән мөгаллимлек" сәхифәсе рубрикасы буенча яңалыклар
-
Укытучы Әнисә Касыймова: «Балаларны бик яратам, дәресне ничек үзләштерүенә карамастан, миңа укучыларымның барысы да бердәй якын»
Балаларны ярату һәм укытучылык сәләте ата-аналардан балаларына, балалардан оныкларына күчкән педагоглар династияләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
-
Хезмәт нәтиҗәсен күрү рәхәт
Югары Шытсу авылында гомер кичерүче Бәдыйголь апа гомерен укытучылыкка багышлаган. Аның юлын кызы Мәфрүзә Хәсәнова һәм оныгы Руфия Вәлиева дәвам итә. Өч буын укытучылар династиясе вәкилләре белән без дә җылы әңгәмә кордык.
-
42 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Рәфидә Миниханова: «Миңа гомерем буе гел яхшы кешеләр генә очрады»
Районыбызның укытучылар династияләре турында күп язылса да, дүрт буынны берләштергән мөгаллимлек чылбыры бик сирәк очрады. Байлар Сабасында яшәүче 42 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Рәфидә Мансур кызы Миниханова – тамырлары ераклардан килгән укытучылар агачының ныклы бер тармагы.
-
Мөгаллимәләр чылбыры: әнисе, кызы, оныгы
Гомерләрен педагоглык эшенә багышлаган укытучылар династияләрен барлауны дәвам итәбез. Бүгенге язмабыз өч буынны берләштергән мөгаллимәләр — озак еллар Курсабаш мәктәбендә укытып, үзеннән соң якты эз калдырган Дания Закирова, аның кызы Венера Әкбәрова һәм аларның эшен дәвам итүче Гөлия Габдрахманова турында ...
-
ХӘМЗИННАР: гасырларга сузылган мәгърифәтчелек
Май аенда 100 еллыгын билгеләп үтәчәк бай тарихлы Шәмәрдән урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирү эшенә күпләгән укытучылар гаиләләре белән алынган. Алар үз хезмәт чорында халык мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән. Мөгаллимнәр династияләре арасында Хәмзиннар аерым урын алып тора. Аларның гаилә шәҗәрәсе, тормышлары, эшчәнлекләре турында шактый мәгълүматлар тупланды.
-
«Якты эз калдырыйм дисәң – балалар укыт»
Районыбызның укытучылар династияләре турындагы сәхифәбезне дәвам итәбез. Аның чираттагысы Килдебәк авылыннан Гобәйдуллиннар гаиләсенә багышлана. Алар хакында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының укытучылар династияләре турында чыгарылган китапта да киң урын бирелгән.
-
Математиклар йолдызлыгы
Сатыш авылында яшәүче Рәхимовлар гомерләрен мәгарифкә багышлаган мөхтәрәм гаиләләрнең берсе.
-
Мөгаллимлек чылбыры нык булсын!
2023 ел – Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан газетабызда «Буыннан-буынга күчкән мөгаллимлек» дигән яңа сәхифә урын алачак.