1 март 2017 яңалыклары
-
Чаллыда 8 яшьлек бала йога күнегүләре вакытында үлгән
Чаллыда йога күнегүләре белән шөгыльләнгәндә 8 яшьлек малай буылып үлгән, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. Бу хәл үз өйләрендә әти-әнисе юк чакта була. Әлеге гаилә инде берничә ел йога белән мавыга икән. Алар фатирларына йога күнегүләре өчен махсус үрмә ятаклар урнаштырган булган. Малай менә шунда күнегүләр ясаганда буталган һәм азагы...
-
Бүген районыбызның күренекле елъязмачысы, язучы-публицист, «Саба таңнары” газетасына мөхәррирлек иткән остазыбыз Тәлгат Нәҗмиевка 67 яшь тулган булыр иде
Бүген - 1 март көнне районыбызның күренекле елъязмачысы, язучы-публицист, «Саба таңнары" газетасына 27 мөхәррирлек иткән остазыбыз Тәлгат Самат улы Нәҗмиевка 67 яшь тулган булыр иде...
-
Рөстәм Миңнехановның юбилее уңаеннан кызыклы фоторепортаж тәкъдим итәбез
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка 60 яшь тулды. Юбилей уңаеннан кызыклы фототезмә тәкъдим итәбез. Президентны нинди генә халәттә күрмибез: галстук белән дә, түбәтәй белән дә, каска белән дә. Кайда гына барса да, йөзеннән елмаю төшми. Карыйбыз: Шамил АБДЮШЕВ фотолары. Матбугат.ру
-
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юбилеен билгеләп үтә
1957 елның 1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. Белеме: 1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын (Казан шәһәре) «авыл хуҗалыгы механизациясе» белгечлеге буенча тәмамлый, «инженер-механик» квалификациясе ала. 1986 елда Читтән торып белем алу совет сәүдәсе институтын (Мәскәү шәһәре) тәмамлый, «товарны өйрәнү һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә...