1 апрель 2019 яңалыклары
-
Балтачның балалар агуланган бассейнында су чистарту датчигы төзек булмаган
29 март көнне «Дулкын» бассейныннан Балтач район үзәк хастаханәсенә хлор белән агулану билгеләре белән 8 бала китерелде.
-
ГҮЗӘЛ-ИЛДАР МӘСКӘҮНЕ ЯУЛАДЫ!
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов Мәскәүне дер селкетеп, илнең төп сәхнәсендә татар моңын яңгыратты. Мәскәү Кремле концертлар сараенда җырчыларның 15 еллык юбилей концерты зур уңыш казанды. Ходайдан бирелгән талант, профессиональлек, зур тырышлык, олы хезмәт, нык ихтыяр көче, яшьлек дәрт-дәрманы, гүзәллек, әле тагын безнең күзгә күренмичә пәрдә артында калган кыенлыклары... Җырчыларның яңа үрләр яулавына сөенеп торган тамашачы, аларның бу көнгә нинди зур тырышлык, талант белән килгәннәрен үзе дә күреп-белеп тора.
-
Шәймиев Бөтендөнья мөселман җәмгыяте советы рәисе Али Рашид Әл Нуайми белән очрашты
Гарәп Әмирлекләре делегациясе Татарстанга Россия Федерациясе һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең партнерлык турында декларациясе кысаларында килде.
-
КФУ экспертлары Казанда язгы һава торышы аномалияләре турында сөйләде
Апрельнең беренче декадасында Татарстан башкаласында температура нормадан 2-3 градуска югарырак булачак.
-
Үзмәшгуль таксистларны шәхси эшмәкәргә тиңләштерергә тәкъдим иттеләр
Үзмәшгуль таксистларга таксида эшләү өчен автомобильгә рөхсәт алу буенча чикләүләр бар.
-
Ришат Төхвәтуллин концерт залында Илһам Шакировның музеен булдырырга тәкъдим итә
Җырчы милли җыр сәнгатенең асылын тәшкил итүче җырчылар Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичевларга да лаеклы музей булдырылсын иде, ди.
-
Яман шеш белән авыручы Айгөл Фазыйлова үзенә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт әйтте
Алты яшьлек Әмирнең әнисе Айгөлдә яман шешне 2014 елда Нурлатта яшәгәндә табалар.
-
"Хуш киләсең, Нәүрүз!"
Халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән рухи мирасын авылдашларга җиткерү, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 30 март көнне Туктар авылында шаулап-гөрләп Нәүрүзе бәйрәме уздырылды.
-
Миңнеханов Татарстанда полилингваль белем бирү комплекслары төзү турында киңәшмә үткәрде
Полилингваль комплексларда укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак.
-
Данир Сабиров: "Атнасына 20 меңне өйдән чыкмыйча да эшлим"
Данир Сабиров өйдә генә утырып күп акча эшләү турында сөйләүчеләргә пародия ясаган.
-
Татарстанда мәктәп директоры эш урынында вафат булган
Директор үз кабинеты янындагы бүлмәдә аңын югалтып егылган.
-
Казанда Йолдызлар аллеясеннән Хәния Фәрхи истәлегенә куелган йолдызны умырып алганнар
Казанның Бауман урамындагы Йолдызлар аллеясеннән билгесез кешеләр татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхи истәлегенә куелган йолдызны умырып алганнар. Бу мәгълүмат «ВКазани Поймут» социаль төркемендә барлыкка килде.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары «Детство цвета апельсина» Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсында
2019 елның 31 мартында Казан шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Детство цвета апельсина» дип исемләнгән Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы узды.
-
Уку алдынгыларына Рөстәм Миңнеханов имзасы куелган көндәлек бирәчәкләр
Республикада беренче тапкыр «Президент көндәлеге» проекты старт алды.
-
Баш ветеринария идарәсе: Быел район үзәкләрендә кош-корт сату буенча яңалыклар бар
“Кош-корт махсус мәйданчыкларда сатылырга тиеш”, - ди Габделхак Мотыйгуллин.