Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Татарстанда полилингваль белем бирү комплекслары төзү турында киңәшмә үткәрде

Полилингваль комплексларда укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада полилингваль белем бирү комплекслары төзү турында киңәшмә үткәрде. Полилингваль комплексларда укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Совещание по вопросу создания в Республике Татарстан системы полилингвального образования

«Киңәшмәдә катнашучылар тиз үсеш кичерә торган җәмгыять шартларына җавап бирүче заманча полилингваль белем бирү комплексы мәсьәләсе буенча фикер алышты. Полилингваль белем бирү оешмалары челтәрен формалаштыру, финанслау һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Полилингваль комплексларның максаты – рус, татар һәм инглиз телләрендә көндәшлеккә сәләтле белем бирүне тәэмин итү, нәтиҗәле алымнар куллану, укучылар үзләренең, башка халыкларның мәдәниятләрен белә һәм аңлый, мәдәни, телләр төрлелеген хөрмәт итә торган мәктәпләргә әверелү. Бу комплекслар ЮНЕСКО Ассоциацияләшкән мәктәпләр халыкара системасы белән хезмәттәшлек итәр дип көтелә.

Совещание по вопросу создания в Республике Татарстан системы полилингвального образования

Киңәшмәдә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук Татарстанның кайбер министрлыклары, ведомстволары һәм белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев