1 май 2022 яңалыклары
-
Сугыш каһарманы Хаҗиәхмәт Әлмиевка – 102 яшь
Бүген Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Әлмиевка 102 яшь тулды. Ул хәзер районыбызның иң өлкән кешесе дә.
-
Өч Нарат авылында Сабитов Ильнур Басыйр улы ифтар үткәрде
28 нче апрель көнне Өч Нарат авылында Сабитов Ильнур Басыйр улы ифтар үткәрде.
-
Рөхсәт сорау кирәк
Хәзер пилотсыз очу аппаратлары булып саналган квадрокоптерлар зур яңалык түгел.
-
Ташламалы ипотека ставкасын 9 процентка кадәр киметтеләр
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин «Ташламалы ипотека» программасы буенча ставканы 12 проценттан 9 процентка киметте һәм аның гамәлдә булуын 2022 ел ахырына кадәр озайтты.
-
Талпаннан саклануның берничә кагыйдәсе
Талпаннар тешләмәсен өчен, вакцинациядән кала гадәти кагыйдәләрне истә тоту да кирәк.
-
Районыбыз мәчетләрендә гает намазы уку тәртибе
Гает намазы
-
Олы Арташ авылында "Йомырка бәйрәме"
Олы Арташ авылында балалар, иртүк торып, өйдән өйгә йөреп, такмак әйтеп, йомырка, кәнфит, шоколад һәм башка тәм-томнар җыйдылар.
-
Кыярны кайнар су белән ничек утырталар?
Кыяр утыртканда туфракка кайнар су сипсәң, орлыклар икенче көнне үк шытып чыгачак, дип язалар киңәшләр сайтында.
-
Байлар Сабасында “Тоннель” операциясе булды
ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Байлар Сабасының Завод урамында чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрде.
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
-
1 май бәйрәме белән!
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән эчкерсез күңелдән котлыйбыз. Майның беренче көне – һәркемнең яраткан бәйрәм һәм тырыш хезмәткә хөрмәт символы. Саба ягы хезмәт яратучы, талантлы кешеләргә бай. Районыбызның социаль-икътисади үсеш темпы – бердәм эшебез нәтиҗәсе. Бердәмлек ныклы булганлыктан, районыбыз елдан-ел төзекләнә, матурлана, ямьләнә. Бәйрәм уңаеннан олы рәхмәтебезне икътисадка ныклы нигез салган ветераннарга, хәзерге вакытта район өчен тырышлык куючыларга җиткерәбез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, һәр йортта уңышлар телибез.