Байлар Сабасында “Тоннель” операциясе булды
ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Байлар Сабасының Завод урамында чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрде.
ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Байлар Сабасының Завод урамында чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрде. “Барысы 97 автомобиль туктатылып, 10 йөртүчегә административ беркетмә төзелде. Шуларның 2се номерларын юмыйча йөргәне, 3есе иминлек каешын эләктермәгәне, тагын 2се тонировка өчен җаваплылыкка тартылды. Шулай ук ОСАГО килешүе рәсмиләштермәгән 3 йөртүче ачыкланды”,– дип хәбәр итте ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов. “Тоннель” операциясе барышында автомобиль йөртүчеләрнең кагыйдәләрне үтәмәгәннәре өчен салынган штрафларын түләмәгәнме икәнлекләре дә дә тикшерелә. Кызганычка каршы, түләмәүчеләр дә ачыклана. Апрель аенда штрафларын вакытында түләмәгәннәре өчен 3 йөртүчегә административ арест чарасы кулланылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев