1 сентябрь 2020 яңалыклары
-
"Икмәк һәр нәрсәгә баш"
28 август көнне Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәтләре балалар белән Юлбат хуҗалыгы амбарына "Икмәк һәр нәрсәгә баш" дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Әңгәмә барышында, безнең өстәлебезгә икмәк килгәнче, никадәр хезмәт башкарылуы аңлатылды.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Белем бәйрәме белән котлады
Бу уку елы зур казанышлар алып килсен, яңа иҗади җиңүләргә рухландырсын, ди республика җитәкчесе.
-
Эзмә авыл җирлегендә халык җыены
28 август көнне Эзмә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, Саба муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе М.Р.Ишниязов катнашты.
-
Белем көне белән!
Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар, балалар! Сезне 1 сентябрь –Белем бәйрәме белән ихластан котлыйбыз. Каникулдан соң беренче кыңгырау үсеп килүче буынны кабат мәктәпләргә чакыра. Укучылар җәйге ялда сыйныфташларын, укытучыларын аеруча сагынды, чөнки пандемия белән бәйле вәзгыять аларны белем йортларыннан быел иртәрәк аерды. Инде барысы да җайланыр, традицион белем алу 2020-2021 уку елы дәвамында үз көчендә булыр дип ышаныйк.