1 октябрь 2018 яңалыклары
-
“Үзгәреш җиле” фестивале билетлары сатуга чыкты
Концертлар ике көн – 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә була.
-
Инвалидлар өчен реабилитация чараларын сатып алу барышын интернетта күзәтеп булачак
Иминиятләштерү фонды кәнәфи-арба, протез, абсорбент эчке кием, шифаханәгә юллама сатып алу турында белешмә урнаштырыла торган сайт ачты.
-
Пенсияләрне исәпләү системасы 2025 елдан үзгәртеләчәк
Баллар буенча исәпләнә торган пенсия системасыннан баш тартуны Голикова Россия законнарында “балл” төшенчәсе булмау белән аңлатты.
-
Татарстанда армиягә чакырылучы хокукларын яклау буенча дәресләр оештырыла
Дәресләр республиканың 28 районында узачак.
-
Гөлназ бәби көтә!
Гөлназ Шәрипҗанова, ниһаять, күпләрне борчыган серне ачты. Җырчы, чыннан да бәби көтә икән! Күзләр генә тимәсен!
-
Гөлзада Сафиуллина катнашкан “Төрки ана” фильмы Төркиядә тәкъдим ителде
“Төрки ана” документаль фильмы 2 октябрь - 10 ноябрь көннәрендә Истанбулда узачак Төрки дөнья кино фестивалендә күрсәтеләчәк.
-
Түбән Шытсу авылында өлкәннәр өчен бәйрәм концерты
30 сентябрь көнне Түбән Шытсу авылы мәдәният йортында өлкәннәр өчен «Өлкәннәрнең көләч йөзе, гел көләч булып калсын » дигән бәйрәм концерты уздырылды.
-
Кар юк? Без – чаңгыга! (ФОТО, ВИДЕО)
Мәгълүм татар халык мәкалендә кыштан – арбаны, җәйдән чананы әзерләргә киңәш ителсә дә, Татарстан чаңгычылары бу гыйбарәне үзләренә кабул иткән. Әле кар төшәргә шактый көннәр булса да, спортчылар инде бүгеннән чаңгы сезонына старт бирде, ләбаса!
-
Татарстан Президенты хәрби хезмәткә китүчеләрнең эш урынын саклау бурычын куйган
Хәрби бурычын үтәргә киткән егетләрнең эш урыны бары тик дәүләт оешмаларында гына сакланып калачак.
-
Керәннедә өлкәннәр көне уңаеннан концерт
Керәнне авылы клубында 28 сентябрь көнне өлкәннәр көне уңаеннан «Тормышыбыз бизәге Сез-өлкәннәр”» дип исемләнгән концерты оештырылды.
-
Үзәк банк ел ахырына кадәр бензинга бәяләр артмаячак дип ышандыра
Ягулыкка акцизларның вакытлыча кимүе һәм Хөкүмәт чаралары ярдәме белән, Россиядә бензин һәм дизель ягулыгы бәясе стабильләшә.
-
Казанда бер яшүсмерне үтергәнче кыйнаган өч егетне хөкем итәләр
Туган көн бәйрәм иткәч, өч егет бер яшүсмерне кыйнаган, машинага утыртып урманга алып киткән.
-
Рөстәм Миңнеханов Чиләбедә Тукайга һәйкәл куюны хуплады
Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсенең татар оешмасы активы белән очрашты.
-
Җырчы Миләүшә Сафина: “Инвалид бала карау җиңел түгел, ләкин җәлләттерәсем килми…”
Җырчы Миләүшә САФИНАны бераз югалтып торган идек. Күптән түгел “Оныта алмам” дигән клибы чыкты. Бу — Миләүшәнең ничә ел көткән хыялы. Авыру бала тәрбияләгән ананың, бик теләсә дә, иҗатка, сәхнәгә вакыты аз кала шул. Бөтен игътибар — сабыйга! Ничә еллар инде ул бар көчен кызын аякка бастыруга куя.
-
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгате
Мөхтәрәм дин кардәшләрем!