1 октябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда көзге чакырылышта 18 меңнән артык ир-егет комиссия үтәчәк
1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды.
-
Шекшедә өлкәннәр көненә багышланган концерт һәм очрашу кичәсе
29нчы сентябрь көнне Шекше мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышлап “Йөрәктән йөрәккә” дип исемләнгән концерт һәм очрашу кичәсе оештырылды.
-
2020 елда федераль Сабан туе Чиләбе өлкәсендә узарга мөмкин
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсе татарларын борчыган мәсьәләләрне тыңлады. Магнитогорск шәһәре Халыклар дуслыгы йортында татар җәмәгатьчелеге белән очрашу узды.
-
Бүген Казанның Мәскәү районында берьюлы ике кешене үтергәннәр
Мәскәү районындагы гараж кооперативларының берсендә ир-ат ике кешене суйган.
-
Искәндәр Гыйләҗев: мин – сак оптимист
Тарих фәннәре докторы, КФУ профессоры, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев бу көннәрдә 60 яшьлеген билгеләп үтә. Юбилей уңаеннан галим белән очрашып ил-көндә барган хәлләргә мөнәсәбәтен сораштык, милләтебезгә, фәнгә кагылышлы проблемаларны кузгаттык, шәхси тормышын да читләтеп узмадык.
-
Зөлфәт Зиннуров хатынына сөю билгесе итеп гөмбә бүләк иткән
Август, сентябрь айлары - туй чоры. Кемнең инстаграмына күз салма, безнең өйләнешкәнгә фәлән ел, гаилә коруыбызга төгән ел дип язалар. Бүген 1 октябрь, әмма "юбилейлар" әле дәвам итә. Зөлфәт белән Гөлназның туйларына да 16 ел булган бүген.
-
1 - 7 октябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Камал һәм Кариев театрлары сезон ача.
-
Аделина Абдуллинага 18 миллион җыярга теләгән Данис Зарипов Казан хосписына килә
Казанның “Ак Барс” хоккей командасы һөҗүмчесе, дөнья чемпионы Данис Зарипов лимфобласт лейкоз белән авыручы Саба кызы Аделина Абдуллинага ярдәм итү өчен үзенең дусларына WhatsApp аша хәбәр таратып, ике атна эчендә 18 миллион сум җыяга теләвен язган идек. Шушы көннәрдә спортчы Казан хосписына килгән.
-
"Дөнья диннәре гыйбадәтханәсе": Татар мәчете сәнгате үзәген булдыру эше туктап калган
Казанның Яңа Аракчино бистәсендәге "Дөнья диннәре гыйбадәтханәсе" авыр хәлдә. 2017 елгы янгыннан соң бинаны төзекләндерер өчен күп чыгымнар кирәк.
-
Ир-ат трамвай вагоны астында берничә метр эләгеп барган
Казанның Җиңү проспектында трамвай җәяүлене бәрдергән.
-
ЯҢА МӘКТӘПТӘ СЫНАТМАС ӨЧЕН…
Яңа уку елы кайберәүләр өчен яңа мәктәпләрдә башланачак. Яңа мәктәп ул яңа бина гына түгел, ә икенче укытучылар, сыйныфташлар, дуслар. Мәктәп алыштырганда ничек югалып калмаска? Нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Йолдызлардан сорыйк әле.
-
Кредит алганда банк «таккан» өстәмә түләүләрдән баш тартып буламы?
– Мин банк белән кредит килешүе төзедем. Анда ниндидер хезмәтләр өчен мин түләргә тиеш булачак зур гына сумма мәҗбүри комиссия дә теркәлгән. Шуны түләми торып, кредит бирмәячәкләрен әйттеләр. Мин ул өстәмә хезмәтләрдән баш тарта аламмы?
-
Элекке ирең алимент түләмәсә
2 октябрьдә “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә приставлар хезмәте, район прокуратурасы, юридик, приставлар хезмәте, социаль яклау бүлекләре, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры, гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире тарафыннан ата-аналары алимент түләүдән читләшкән балигъ булмаган балалы гаиләләргә түләү юридик ярдәм күрсәтү буенча граҗаннарны “Бердәм кабул итү көне” үткәрәчәк.
-
Сабада Спортинг-компакт буенча Россия Кубогының 7 нче этабы
2018 елның 29-30 сентябрь көннәрендә Байлар Сабасының "Сабантуй" комплексында спортинг-компакт буенча Россия Кубогының 7 этабы узды.
-
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара өлкәннәр көне белән котлады
Дәүләт алдында торган мөһим бурычларның берсе – ветераннарга һәм остазларга, шул исәптән эшләүчеләргә дә, һәрьяклап ярдәм итү, диелә тәбрикләмәдә.