2 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Олыяз мәдәният йортында бал-маскарад
«31» декабрь көнне Эзмә авыл җирлегенен Олыяз мәдәният йортында "Хуш киләсен Яңа ел"дип исемләнгән бал-маскарад үткәрелде. Төрле күңел ачу бәйгеләре, уеннар оештырылды. Конкурслар концерт номерлары белән чиратлашып барды. Барлык катнашучылар да, киләсе елга бик күп уңай энергия заряды алып, үткәрелгән чарадан канәгать калдылар.
-
Татарстанда җиңел машина трассадан читкә төшкән: йөртүче хастаханәдә
Юл-транспорт һәлакәте Кама-Тамагы районында булган.
-
Казанлы Воронковның ике голы Россия җыелма командасын чемпионат ярымфиналына чыгарды
Казанның «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронков дубле ярдәмендә Россия җыелма командасы Швейцария командасын җиңде (3:1) һәм Чехиядә уза торган яшьләр дөнья чемпионаты ярымфиналына чыкты.
-
Татарстанда 1 градуска кадәр җылыта
Вакыты белән кар явып китәчәк, көндез урыны белән юеш кар булуы көтелә.
-
Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар белән күңелсез хәл булган
Җырчылар Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар Яңа елга каршы төндә юл һәлакәтенә очраган. Бәхеткә, алар исән-сау. Бу хакта Гөлназ Шәрипҗанова үзенең инстаграмында хәбәр итте.
-
«Көлбикә янында Яңа ел балы»
30 декабрь көнне «Тылсымлы төш» театральләшкән бәйрәм булып узды, ул «Көлбикә янында Яңа ел балы» әкияти тамашасыннан башланды. Гаҗәеп музыка ,фантастик үзгәрешләр, әкият геройлары. Без барыбыз бергә заманча стильдәге игелекле һәм назлы Әкияттә булдык.
-
Илшат Яппаровтан Яңа ел бүләге
Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Илшат Яппаров тамашачыларына Яңа ел бүләге ясап, яңа иҗат җимешен тәкъдим итте. Шушы көннәрдә артистның өр-яңа җырына клип премьерасы булды.
-
Айдар Галимов гаиләсендә шатлыклы вакыйга
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов икенче тапкыр дәү әти булган. Аның беренче кызы Гүзәл икенчегә бала тапкан. Бу хакта ул 31 декабрь «Болгар радиосы»нда туры эфир вакытында җиткергән.
-
"АК Барс" хоккей командасы "Ел җанатары" 95 яшьлек Фатыйма Шиһапованы атады
"Ак Барс" командасы узган елда булган вакыйгаларга йомгак ясады.
-
Россия Гидрометеорология үзәге Россия халкына «кызыл» гыйнвар вәгъдә итте
Кышның икенче ае илнең барлык төбәкләрендә диярлек нормадан җылырак булачак.
-
Актаныш районының Пучы авылында чыккан янгында 66 яшьлек ир-атның гомере өзелгән
Янгынның мәйданы 48 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
-
Татарстанда 2020 елда беренче булып малай туган
Бала 1 гыйнварда 00.01 сәгатьтә Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру йортында дөньяга килгән.
-
Ту-160 «Белый лебедь» очкычын ясаган мәшһүр авиаконструктор Валентин Близнюк вафат
Татарстан Президенты авиаконструкторның хатынына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
-
Лесхоз интернат-йортында Яңа ел!
27 декабрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Яңа ел әкияти тамашасы булып узды. Яңа ел бәйрәме алдыннан тамашаның куелышы матур традициягә әйләнде, шуңа күрә биредә яшәүчеләр дә, учреждение хезмәткәрләре дә әлеге чараны түземсезлек белән көттеләр. Тамашачылар һәм катнашучылар-интернат-йортта яшәүчеләр саны барлыгы 51гә якын кеше.
-
День научной фантастики
2 января отмечается День научной фантастики (Science Fiction Day). Среди любителей различных литературных жанров немало поклонников научной фантастики, которых объединила любовь к этому направлению в литературе, кино и других видах искусства