Казанлы Воронковның ике голы Россия җыелма командасын чемпионат ярымфиналына чыгарды
Казанның «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронков дубле ярдәмендә Россия җыелма командасы Швейцария командасын җиңде (3:1) һәм Чехиядә уза торган яшьләр дөнья чемпионаты ярымфиналына чыкты.
Россия җыелма командасы хоккей буенча яшьләр дөнья чемпионатының ¼ финал матчында җиңде. Бүген Валерий Брагин шәкертләре Швейцария командасын 3: 1 исәбе белән җиңде һәм ярымфиналга чыкты.
Казан «Ак Барс»ы һөҗүмчесе Дмитрий Воронков уенда аерылып торды, ул көндәш капкасына беренче һәм өченче алкаларны кертте.
Фото: www.fhr.ru
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев