2 март 2018 яңалыклары
-
“АКЫЛЛЫ ЛИФТ”: КЕМНЕ БИКЛӘП КАЛДЫРАЧАК? /ФОТО, ВИДЕО/
Тиздән без “акыллы” лифтларда йөриячәкбез. Юк, бу фантастика фильмы түгел, ә чынбарлык. IT-лицейның 7нче сыйныф укучысы Артур Лукьянов – «Акыллы лифт» проектын уйлап тапкан егет. Мондый лифт әллә ниләр эшләргә сәләтле. Нәрсәләр дисеңме? «Ялкын» журналы бу җайланманы күрер өчен IT-лицейга кунакка барды.
-
Валуев татарча исәнләшә, Фатих Сибагатуллин Норлатта чүп савыты янында таяк белән сакта торган (ВИДЕО)
Россия Дәүләт Думасының Экология һәм табигатьне саклау комитетында күренекле спортчы, депутат Николай Валуев татарча “исәнмесез!” дип исәнләште. Ә депутат Фатих Сибәгатуллин чүп-чарны җыю, ягу, урнаштыру мәсьәләсендә Норлат тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды. Эш шунда – Россиядә чүпне аерып җыю (кәгазьне кәгазьгә, ризыкны ризыкка һ.б.) эшен оештыра алмыйлар. Фатих Сибәгатуллин Норлатта чүпне аерып җыю эше турында искә алды.
-
Бүген Татарстанда 31 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Язның икенче көнендә республикада томан, кар явуы һәм алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана.