2 июнь 2021 яңалыклары
-
Мишә авыл җирлегендә Балаларны яклау көне
1 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көнендә Лесхоз авылы китапханәчесе, мәдәният йорты һәм музей хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе балалары өчен «Бәхет-ул балачак, балачак – ул без» дип исемләнгән бәйрәм көненә багышланган күңел ачу программасы оештырдылар. Балаларның спортив азарт, хисләр ташкыны белән көч сынашуларын күзәтү без - олыларны да балачакка алып кайтып килде. Уеннардагы күңелле мизгелләрне фотографияләрдә күрә аласыз.
-
Инфекционистлар җәен көне буе урамда сакланган салатлар һәм сушилар ашмаска киңәш итә
Соңгы ике атнада ризык белән агулануның биш катлаулы очрагы булган.
-
3 июньгә һава торышы
3 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә көньяк һәм көнчыгыш районнарда яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, иртән һәм көндез 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +5..+10˚,, көндез +17..+22˚ градус.
-
Алексей Венедиктов: төбәк журналистикасы хәзер үсештә
Төбәк журналистикасы бу этапта үсеш хәлендә, шул ук вакытта якын киләчәктә ул, федераль массакүләм мәгълүмат чаралары белән чагыштырганда, үзенең конкурент өстенлекләрен көчәйтеп, үсәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына журналист Алексей Венедиктов хәбәр итте.
-
Сугыш инвалиды Муллагаян Мулләхмәт улы Мулләхмәтовка - 95 яшь
Узган якшәмбедә Килдебәк авылында яшәүче сугыш инвалиды Муллагаян Мулләхмәт улы Мулләхмәтовка 95 яшь тулды. Сугыш барганда армиягә алынып, 6 ел хәрби хезмәттә булган ветеран тыныч тормышта гомерен урман эшенә багышлый. Агач эшкәртә, ботак чаба, цех начальнигы да була. Хезмәт стажы – 40 ел. Хәзер ул кызы Рәкыя тәрбиясендә яши, башка балалары да әтиләре янында еш була.
-
«Кулны кулга – куркынычсыз юлдан» исемле театраль конкурс
1нче июнь көнне Балалар иҗат үзәгендә Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына һәм балаларны яклау көненә багышланган «Кулны кулга – куркынычсыз юлдан» исемле балалар юл – транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча театраль конкурс булып узды. Конкурсны оештыручылар - Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге, Мәгариф идарәсе, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»ның Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге.
-
Россиядә ата капиталы кертергә тәкъдим иттеләр
Моннан тыш, палата әгъзалары өченче һәм аннан соңгы туган балалар өчен бирелә торган ана капиталын куллану юнәлешләрен киңәйтергә тәкъдим итә.
-
Халык белән киңәшми булмый
Районда “Безнең ишегалды” программасына кертелгән 53 йорт яны территориясе бар.
-
Төрле илләрдә яшәүче татарлар үз төбәкләре турында видеоэкскурсияләр төшерә башлаган
«Шәһәремә, авылыма рәхим итегез!» татар телендәге экскурсияләр проектында Лейпциг, Прага, Лондон һәм башка шәһәрләр белән танышырга мөмкин.
-
Августка кадәр мәктәпләрдә иминлек тәэмин итүнең бердәм алымы кертелергә тиеш
Россия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, мондый йөкләмә 2018 елда ук бирелгән булган.
-
Сабада балачак бәйрәме узды
Әкият геройлары да булдылар, асфальтта рәсем дә ясадылар, батутта да сикерделәр...
-
2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ярышларда Сабалар 3нче урынны яулады
30 май көнне Кама Аланында 2008-2009 елларда туган егетләр арасында баскетбол буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда Түбән Кама, Кама Аланы һәм җыелма Саба командасы (“Сабантуй” спорт мәктәбе) көч сынашты. Тренерлар Шакиров Ш.Х. һәм Гречишников А.Н. җитәкчелегендәге команда ярышта өченче урынны алды, турнирның призерлар рәтенә керде.
-
АО «Транснефть – Прикамье» завершило подготовку флота к периоду навигации
АО «Транснефть - Прикамье» завершило подготовку флота к навигационному периоду.
-
«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Казан шәһәренең «Әкият» курчак театрында
1 июнь көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Казан шәһәренең «Әкият» курчак театрында бүләкләү тантанасында катнаштылар. Театр фойесында кунакларны клоуннар каршы алды. Җиңүчеләр өчен «Дөрес фикерләү» спектакле күрсәтелде.
-
АРЗАНГА ЯЗЫЛГАН – ОТКАН
Хөрмәтле укучыларыбыз! Ун көн дәвамында, ягъни 7 июньнән 17 июньгә кадәр 2021 елның икенче яртысы өчен “САБА ТАҢНАРЫ” газетасына ташлама белән – 695 сум 16 тиенгә язылып булачак. Индексы – П9274. Кемнәр язылырга өлгермәгән әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга чакырабыз. Шулай ук газета коллективы үткәрәчәк призлар уйнатуда катнашу өчен, “Саба таңнары”на язылганлыкка квитанцияләрне редакциягә җибәрергә дә онытмагыз. “Саба таңнары”на тугры сабалылар булып калыйк.