«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Казан шәһәренең «Әкият» курчак театрында
1 июнь көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Казан шәһәренең «Әкият» курчак театрында бүләкләү тантанасында катнаштылар. Театр фойесында кунакларны клоуннар каршы алды. Җиңүчеләр өчен «Дөрес фикерләү» спектакле күрсәтелде.
Җиңүчеләр:
1 сыйныфлар арасында – Андреева Мәрьям (Шәмәрдән лицее)
2 сыйныфлар арасында – Габсаттарова Зәмирә (Килдебәк урта мәктәбе)
3 сыйныфлар арасында – Тимергалиева Лиана (Килдебәк урта мәктәбе)
4 сыйныф арасында – Аглямзянова Мәликә (Олы Арташ төп мәктәбе)
Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Фото: instagram.com/sababiblioteka
Чыганак: instagram.com/sababiblioteka
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев