2 октябрь 2013 яңалыклары
-
Районыбызда яшәп, иҗат итүче шәхесләрнең яңа китаплары дөнья күрде [+фото]
«Әй, язмыш, язмыш...» Композитор райондашыбыз, "Һәй, йөрәк, йөрәк", "Кичләрегез узсын күңелле" дигән китаплар авторы Рәйсә Имамиеваның "Әй" язмыш, язмыш" исемле яңа китабы дөнья күрде. Китапка авыл мәдәният учакларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә иҗат берләшмәләре һәм үзешчән сәнгать коллективлары репертуарларына яраклы материаллар - театраль тамашалар, кыска җырлар, такмаклар, шигырьләр кертелгән. Автор...
-
Район ветераннар советы рәисе Әнвәр Гафиятуллин Идел буйлап круизда йөреп кайтты
Район ветераннар советы рәисе Әнвәр абый Гафиятуллинның гомере хәрби хезмәттә үткән. Күптән түгел «Республика сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты» җәмәгать оешмасы рәисе Әхәт Юлашев аны "Алексей Толстой" теплоходында Идел буйлап круизга чакырды. Өлкән һәм яшь буын вәкилләрен аралаштыру максатында Татарстан Президенты ярдәме белән оештырылган әлеге сәяхәттә 80нән артык...
-
Районда балигъ булмаганнар 22 сәгатьтән соң урамда йөрүләре сәбәпле, аларның әти-әниләренә кызарырга туры килде
Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән кергән 9 материал каралды. Аларның күбесе ата-аналар контроле җитмәү сәбәпле, балаларның тәртипсезлеге, мәгълүм кагыйдәләр кысаларыннан чыгулары белән бәйле. Уналты яше тулмаган балалары мотоцикл белән идарә...
-
"Кечерәк штраф кирәк!"
Быел 1 сентябрьдән юл йөрү кагыйдәләренә хәтта тәртип яратучы шоферлар да бик үк килешеп бетмәгән зур үзгәрешләр керде. Минималь штрафның 500 сумга күтәрелүен генә алыйк.
-
Октябрьдә сабалыларны өстәмә ял көне көтә
15 октябрь көнне сабалылар ял итәчәк бу көнне без шаулатып-гөрләтеп иң зур бәйрәм - Корбан гаетен билгеләячәкбез. Мөэмин кардәшләребез Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалачак, бәйрәм уңаеннан сый-нигъмәт тулы табыннар әзерләнәчәк, корбан ите мохтаҗларга һәм ярлыларга таратылачак.
-
Татарстанда балалар йортында тәрбияләнүче 22 бала хастаханәгә озатылган, икесе үлгән
30 сентябрьдә акылга зәгыйфь балалар тәрбияләнә торган Дәрвиш интернатында 10 яшьлек кыз үлгән. Көндез хастаханәнең реанимация бүлегендә 10 яшьлек малайның гомере өзелгән. Моннан тыш, 22 бала ОРВИ һәм диарея билгеләре белән хастаханәгә озатылган. Бу факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнарында РФ ҖК 293 маддәсенең 2...
-
Казанда югалган 30 яшьлек Ольга Шамышеваның үле гәүдәсе табылган
Бу арада интернет челтәре бик каты шаулап алды - Казанда 30 яшьлек Ольга Шамышева югалган. Аны берничә көн һәм төн Казан буйлап эзләделәр. Ольганың туганнары хәтта күрәзәчеләргә дә мөрәҗәгать иткәннәр. "Ольганы үтергәннәр. Башы бик каты җәрәхәтләнгән. Бер агач төбендә ята", - дигән күрәзәче. Менә бүген коточкыч хәбәр килеп иреште -...