Районыбызда яшәп, иҗат итүче шәхесләрнең яңа китаплары дөнья күрде [+фото]
«Әй, язмыш, язмыш...» Композитор райондашыбыз, "Һәй, йөрәк, йөрәк", "Кичләрегез узсын күңелле" дигән китаплар авторы Рәйсә Имамиеваның "Әй" язмыш, язмыш" исемле яңа китабы дөнья күрде. Китапка авыл мәдәният учакларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә иҗат берләшмәләре һәм үзешчән сәнгать коллективлары репертуарларына яраклы материаллар - театраль тамашалар, кыска җырлар, такмаклар, шигырьләр кертелгән. Автор...
«Әй, язмыш, язмыш...»
Композитор райондашыбыз, "Һәй, йөрәк, йөрәк", "Кичләрегез узсын күңелле" дигән китаплар авторы Рәйсә Имамиеваның "Әй" язмыш, язмыш" исемле яңа китабы дөнья күрде. Китапка авыл мәдәният учакларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә иҗат берләшмәләре һәм үзешчән сәнгать коллективлары репертуарларына яраклы материаллар - театраль тамашалар, кыска җырлар, такмаклар, шигырьләр кертелгән. Автор язмаларын районыбызның мәдәният тарихы үсешенә сизелерлек өлеш керткән нәүрүздәшләренә, гомер юлында очраган якын дусларына, оешма-предприятиеләр, күмәк хуҗалыкларның икътисадын ныгытуга тырыш хезмәтләре белән булышкан алдынгыларга, вакытыннан элек вафат булган туганнарына һәм газиз әнисенең якты истәлегенә багышлаган.
"Үз җырыбыз булсын әле"
Олы Шыңар урта мәктәбе укытучысы, баянчы, көйләр авторы Фәннур Галимовның исеме музыка сөючеләргә яхшы таныш. Ул үзенең җырларын бер җыентыкка туплап, 2000 елда бастырып чыгарган иде. Быел "Үз җырыбыз булсын әле" дигән яңа китабы дөнья күрде. Бу китапка татар мәктәпләре һәм гимназияләрнең 5-9 сыйныфлары өчен музыка фәне буенча үзе төзегән укыту программасы, төрле елларда "Мәгариф" журналында басылып чыккан, мәктәпләрдә музыка тәрбиясе бирүгә багышланган класстан тыш чара һәм дәрес эшкәртмәләре һәм төрле шагыйрьләрнең шигырьләренә иҗат иткән 53 җыры кертелгән.
Китап музыка укытучыларына, музыкаль түгәрәкләр алып баручыларга адресланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев