2 декабрь 2020 яңалыклары
-
3 декабрьгә һава торышы
3 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Көньяктан акрын тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -11..-16, аязганда -18..-23 градус. Көндез -9..-14 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
-
Татарстан илкүләм проект буенча 160 автобус, 28 троллейбус һәм 18 трамвай алачак
Киләсе елда Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада хәрәкәтләнү составны яңарту планлаштырыла. Татарстан, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча, 2021 елда 206 берәмлек транспорт алачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
-
Байлар Сабасының үзәк мәйданы бәйрәм каршыларга әзерләнә
Яңа ел рухы Байлар Сабасы бистәсендә көннән-көн ныграк сизелә. Үзәк мәйданда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре боз шәһәрчеге ясый башлады. Димәк, озакламый олысы да, кечесе дә яратып шуа торган таулы мәйданчык шат авазлардан яңгырап торачак.
-
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Сөт сату күләме буенча Татарстан лидер булып тора
Татарстанда тулаем савым 6,5 процентка, тәүлегенә 3,6 мең тоннага кадәр арткан.
-
Татарстанда 17 сыйныфта аерым укыталар, аларда 439 бала белем ала
Казанда 15 сыйныфны бүлгәннәр, Ә Кукмара һәм Әгерҗедә шундый берәр сыйныф бар.
-
«Болгар радиосы» премиясен «Мисс Татарстан-2017» Зөлфия Шәрәфиева алып барачак
«Быел утыздан артык номинация булачак», — ди «Болгар радиосы» генераль директоры Наилә Хәйдәрова.
-
Татарстанда «ЭпиВакКорона» вакцинасын сынау өчен 650 кеше сайлап алынган
Иреклеләр төркеменә Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәм укытучылары керәчәк.
-
Үзара салым түлиләр
Районда көн тәртибенә үзара салым җыю мәсьәләсе куелган җыелышлар төгәлләнде. Халык белән очрашулар авылларда, Сабада һәм Шәмәрдәндә хезмәт коллективларында – барысы 134 урында үтте. Җыеннарда үзара салым бирергә тиешле халыкның 53,4 проценты катнашты һәм алар яшәү урыннарын төзекләндерүгә үз өлешләрен кертергә әзер икәнлекләрен белдерделәр. Халыктан җыелган акчага (республика бюджетыннан финанслангач аның күләме дүртләтә артачак) киләсе елда башкарылачак эшләр турында тулы күләмлдә мәгълүмат бирелде. Хәзер үзара салымны уртак казнага җыйнау бара.
-
Быел Татарстаннан 90 инвалид гаиләсен торак белән тәэмин итәчәкләр
Республикада сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле затларның торак проблемалары ике программа ярдәмендә хәл ителә.
-
Рузилә – фестиваль призеры
Ноябрьнең соңгы көнендә “Пирамида”да Наше время — Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең гала-концерты булды. ТР Президенты ярдәме белән узган чарада зона этабында III урынны алып, суперфиналга узган Шәмәрдән “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәре Рузилә Фәсхетдинова “Дан минуты” номинациясендә II урынны яулады һәм 2нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Хезмәттәшләре Рузиләгә киләчәктә дә уңышлар тели.
-
Covid турындагы сораулар белән кайнар линиягә көненә 1,2 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә
122 номерына шалтыратып, рус һәм татар телләрендә консультация алырга мөмкин.
-
АО «Транснефть – Прикамье» ввело в эксплуатацию нефтяной резервуар в Республике Татарстан
АО «Транснефть – Прикамье» завершило техническое перевооружение и ввело в эксплуатацию резервуар для хранения нефти на нефтеперекачивающей станции «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления в Республике Татарстан.
-
Татарстанда тоткарланган җинаятьче 26 әбине үтерүдә шикләнелә
Тиздән судка кеше үтерүчене сак астына алу турында гариза җибәрәчәкләр.
-
Татарстанлыларның Covid-19 буенча кайнар линиягә иң күп сораулары нинди булуы билгеле
Иң популяр сорау - анализлар нәтиҗәләре һәм аны кая бирү турында.
-
Битум күлдәвеге чистарды
Шәмәрдәндә «Экология» милли проекты буенча нефть продуктлары белән пычранган җирләрне чистару эшләренең соңгы этабы төгәлләнде. Әлеге киң колачлы эш быел җәй башында старт алган иде. Бу Татарстанда «Чиста ил» федераль проекты буенча эш алып барылган беренче объект буларак та әһәмиятле. Шушы көннәрдә биләмәне махсус комиссия карап, башкарылганнарга уңай бәя бирде.