Үзара салым түлиләр
Районда көн тәртибенә үзара салым җыю мәсьәләсе куелган җыелышлар төгәлләнде. Халык белән очрашулар авылларда, Сабада һәм Шәмәрдәндә хезмәт коллективларында – барысы 134 урында үтте. Җыеннарда үзара салым бирергә тиешле халыкның 53,4 проценты катнашты һәм алар яшәү урыннарын төзекләндерүгә үз өлешләрен кертергә әзер икәнлекләрен белдерделәр. Халыктан җыелган акчага (республика бюджетыннан финанслангач аның күләме дүртләтә артачак) киләсе елда башкарылачак эшләр турында тулы күләмлдә мәгълүмат бирелде. Хәзер үзара салымны уртак казнага җыйнау бара.
Фото: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев