3 март 2023 яңалыклары
-
Саба гимназиясендә дәрестән тыш чара – макулатура җыю оештырылды
Экологик акциядә һәр сыйныф та актив катнашты.
-
Сабада «ТалантФест» балалар иҗаты конкурс-фестивале башланды
Районыбызда «ТалантФест»балалар иҗаты конкурс-фестивале старт алды. 2 нче март көнне үткән бәйгедә «Нәфис сүз» номинациясендә катнашучылар чыгыш ясады. Шигырь укучылар конкурсында катнашучыларның барысы да җитди әзерләнделәр, искиткеч чыгыш ясадылар, үзләренең осталыкларын һәм башкаруның оригинальлеген күрсәттеләр.
-
Кыска юл да озын икән
Мәктәптә укыган вакыт. Җәйге практика үтәбез. Куян һәм чеби үстерәбез. Кыскасы, киләчәктә тормыш итәргә өйрәнәбез. Безнең төркемдә 10 укучы. Мин, Рәзилә Бәширова, Миннемөхәммәт, Мәхмүт куяннарга урманнан печән чабып ташыйбыз. Мәхмүт VI сыйныфны тәмамлаган. Ат тота белә, дилбегә аның кулында. Алтыга күчкән Миннемөхәммәт атны карап, кигәвеннәрне куып тора. Иң кечкенәсе мин – 3тә укыйм. Кулда – тырма. Рәзиләдә – сәнәк. Печәнне арбага төяп торабыз. Без җитешмәгәндә Мәхмүт булыша. Биш көн әйбәт кенә эшләдек. Алтынчы көнне Мәхмүт: “Әйдәгез, кыска юлдан алып кайтам”,– дип атын читкә борды. Барабыз-барабыз – урманнан чыгып җитеп кенә булмый. Бара торгач, юл да бетте.
-
«Башваткыч»тан соң имбир прәннекләр белән сыйландылар
2 март көнне, якынлашып килүче Хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәме уңаеннан Саба район китапханәсе хезмәткәрләре «Гаилә белан китапханә» проекты кысаларында, әниләр һәм балалар өчен кызыклы очрашу уздырдылар
-
Олы Арташта модельле ФАП төзелешенә керештеләр
Олы Арташ авылында «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренче буынын модернизацияләү программасы буенча яңа блок-модульле фельдшер-акушерлык пункты бинасын төзү башланды.
-
Әти-әниләр һәм бәбиләр өчен бәйрәм
2 март көнне Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар һәм якынлашып килүче 8 март бәйрәмнәре уңаеннан, балаларда, әти-әниләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан «Күңелле стартлар» чарасы узды.
-
Деловые мероприятия ТатАгроЭкспо – площадка для коммуникаций агробизнеса
Сельское хозяйство – отрасль контрастов, которая показывает рост даже в кризисных условиях. Но несмотря на положительную динамику, адаптация АПК России к новой реальности не проходит безболезненно: низкие закупочные цены, подорожавшие семена, удобрения, средства защиты растений, корма, импортная техника и технологии, дефицит отдельных компонентов и разрушенные логистические связи. Все эти вопросы будут обсуждены 6-7 марта на ТатАгроЭкспо в рамках деловой программы.
-
«Транснефть – Прикамье» провело плановое учение на нефтепроводе в Пермском крае
АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое комплексное учение по отработке оперативного реагирования на возможные нештатные ситуации на производственных объектах в Пермском крае.
-
Чистайда чыккан янгында бер кеше үлгән, дүрт кеше зыян күргән
Чистайда ике катлы йортта чыккан янгында бер кеше үлгән, дүрт кеше зыян күргән. Ленин урамындагы йортта янгын чыгу турында кичә 21.46 сәгатьтә 112 номерына хәбәр иткәннәр.
-
«Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә катнашачак спектакльләр исемлеге әзер
«Нәүрүз» Халыкара театр фестивален оештыручылар катнашачак спектакльләр исемлеге әзер булуын хәбәр итә. XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале Казанда 5-11 июньдә узачак.
-
Көек каршылады сөеп
«Авылым бизәкләре» сәхифәсе КӨЕК авылына һәм аның тырыш халкына багышлана