Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыска юл да озын икән

Мәктәптә укыган вакыт. Җәйге практика үтәбез. Куян һәм чеби үстерәбез. Кыскасы, киләчәктә тормыш итәргә өйрәнәбез. Безнең төркемдә 10 укучы. Мин, Рәзилә Бәширова, Миннемөхәммәт, Мәхмүт куяннарга урманнан печән чабып ташыйбыз. Мәхмүт VI сыйныфны тәмамлаган. Ат тота белә, дилбегә аның кулында. Алтыга күчкән Миннемөхәммәт атны карап, кигәвеннәрне куып тора. Иң кечкенәсе мин – 3тә укыйм. Кулда – тырма. Рәзиләдә – сәнәк. Печәнне арбага төяп торабыз. Без җитешмәгәндә Мәхмүт булыша. Биш көн әйбәт кенә эшләдек. Алтынчы көнне Мәхмүт: “Әйдәгез, кыска юлдан алып кайтам”,– дип атын читкә борды. Барабыз-барабыз – урманнан чыгып җитеп кенә булмый. Бара торгач, юл да бетте.

 

   

 Минем әниләрдән: “Олы  янныкка барып  җит­кәч, кешене  урман иясе  адаштыра”,– дигән   сүз­ләрне  ишеткән  бар  иде.  Һаман басу  читенә  чыга  алмыйбыз бит. Мин Мәхмүткә: “Адаштык  бугай?” – дидем.

  Атны туктаттык. Мәхмүт  Миннемөхәммәткә  агачка менеп басу  күренәме-юкмы икәнлеген  карарга  кушты. Аннан  уңай җавап  көтсәк тә, “юк” дигән  сүз ишеттек.  Бәлки  ат үзе урманнан  алып  чыгар дип, аны  үз  иркенә  куйдык. Ниятебез барып  чыкмады. “Хәзер  синең  чират”,– диде Мәхмүт атны туктатып. Мин ак  чыршыга  үрмәләдем:  аның  ылыслары  йомшаграк.  Булдыра  алганча  менеп, тирә-якка   күз  салам. Юк,  күренми басу. Тагын  ат арбасы гына  сыярдай  җирләрдән бик озак   йөрдек. Агач башына  менәргә Рәзиләнең  чираты  җитте. Әмма  ул башы әйләнеп, кире төште. Тактиканы  үзгәрттек:  өчебез  өч  якка   йөгереп,  урман кырые  эзлибез.  Мәхмүт  кычкыргач,  кире киләбез. Аннары тагын ат белән алга  барыбыз да,  кабат “разведка”  ясыйбыз.   Берзаман  Миннемөхәммәт тә югалды. Кычкырабыз – эндәшми.  Чак таптык. Каен җиләге  урыны тапкан да,  ашап  утыра! Колагыбызга ир-атлар  сөйләшкән  тавыш ишетелде. Шул  якка  йөгереп барабыз – беркем юк. Бервакыт бездән  3-4 метрда гына “Дружба”  пычкысы  кабынды. Очып бардык – тагын беркем дә юк. “Җеннәр бу”,– ди  Мәхмүт. – Безнең  белән  уйныйлар. Китеп торыгыз. Мин  чакыргач  кына  килерсез”.   Сызгыргач,  янына бардык. “Киттеләрме?” – дибез.  “Белмим, нишләрләр.  Әйбәтләп  кенә әйттем.  Ачуландым да”,–  диде Мәхмүт. Әтисе  шулай  эшли торган  булган икән.

     Тагын  кузгалдык. Берзаман  сыер  тизәкләре  очрый башлады. Димәк,  авыл  якында гына  булырга тиеш. Чыннан да, таныш булмаган  урман  читенә  килеп  чыкттык. Сыерлар  йөри,  су бидоны  өстендә  яшь кенә егет  чәй  эчеп  утыра, кулында ипи телеме. Мишәбашның  сыерлар  лагерена  килеп  чыкканбыз икән. Менә сиңа  мә! Мишәбаш  кая да,  безнең  Килдебәк  авылы  кая!  “Мин Килдебәккә  чыга  торган иң дөрес  юлны беләм. Хәзер өйрәтәм”,– диде   көтүче  егет.  Көндезге  сәгать 2дә  ул безне  үзе  өйрәткән  юлга  кертеп  җибәрде. Бик  озак бардык. Баһави имәнлегеннән кереп  киткән  идек, Убрышныйдан (аланлык исеме)  чыктык. Басуны ята-тәгәри  кочакладык. Яшел борчакның  ак  чәчәген чәйнәп рәхәтләндек. Урман  кырыенда   колхоз рәисенең машинасы  кычкыртып  йөри, берничә малай  барабан кага, быргы  акырта.  Имәнлек турында очраштык.  Безне машинага  утыртып  алып  киттеләр.  Атка мәктәп  завхозы  утырып  калды.  Безне “каршылау”   кичке 6да мәктәп  ишек  алдында “тантаналы” төстә үтте.  Директор,  укытучылар,  читтәрәк  шыпырт кына  елап торучы  әниләребез. Директорыбыз Фәрит абый: “Эшегезгә  җавапсыз  карадыгыз.   Көне буе  урманда  уйнап   йөргәнсез.  Ярты  авыл баласы  куяннарга әрекмән  җыйды  сезнең  өчен”,–  дип “рәхмәт”  белдерде.

    Бу  сәяхәтебез  1959  елда булды. Безгә  юл  өйрәткән көтүче  егет исәнме икән?  Исән булса,  аңа – дөнья, юк икән,  ахирәт  игелеге телим.  Шушы  яшемә  җиткәч, аңа   рәхмәт тә әйтә  алмаганбыз, исемен дә сорамаганбыз дип  уйлыйм.

Әминә Усманова.

Иләбәр.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев