3 октябрь 2018 яңалыклары
-
“Россия – минем тарихым” Казан паркы Тарихи парклар ассоциациясенә кергән
Казан тарихи паркы бер ел дәвамында диярлек эшли һәм ул дүрт экспозициядән тора.
-
БЕР НАЗЛЫ СҮЗ МЕҢ ДАРУДАН КӨЧЛЕРӘК
Өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда уздырылган барлык чараларның асылы нәкъ менә шушы гыйбарәне истә тотып оештырылды. Өлкән яшьтәгеләрнең игътибар-назга әлеге датада гына түгел, һәр көнне мохтаҗ икәнлеген барыбыз да белә.
-
"Каныгызны эчәм". Кукмарада полиция хезмәткәре кыйналган иргә каныга
Узган ел Кукмара районы Мәчкәрә авылы Сабантуенда Рифкать Хафизов кыйнала. Бу җинаятьтә полиция хезмәткәре Фәнис Әскәров шикленелә, әмма ул гаебен танымый. Эш мәхкәмәгә кадәр җитә, әмма Казанның ни Совет районы, ни Татарстанның Югары мәхкәмәсе тикшерү вакытында бернинди дә җинаять тапмаган. Хокук яклаучылар исә шикаять хатын Страсбургка юллады. Азатлык Кукмара районында үз хокукларын яклап полиция басымы астында яшәргә мәҗбүр булган гаилә белән очрашты.
-
Кеше бәхет өчен туа
Сентябрь аенда Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низаминың иҗат кичәсе гөрләп узды. Сәхнәнең заманча бизәлеше, тавыш яңгырашы, бинаның матурлыгы тамашачылар күңеленә хуш килде һәм һәр номер кайнар алкышларга күмелде. Колач җитмәслек чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр – болары авторның һәм артистларның иҗатына зур бәя. Кичә соңында ул: “Киләчәктә дә сезне юатырлык, сезне моңландырырлык җырлар язармын”, – дип, тамашачыга рәхмәтен белдерде.
-
Татарстан Республикасының суд системасы ветераннары Саба районында экскурсиядә булды ФОТОРЕПОРТАЖ
2 нче өлеш.
-
Бүген көндез явым-төшемнәр көтелми
Һава +12-14 градуска кадәр җылыначак.
-
Элвин Грей һәм Динә Гарипова Мәскәүдә «Татар җыры» гала-концертында катнашачак
11 ноябрьдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль Сараенда "Татар җыры" халыкара музыка фестиваленең гала-концерты узачак.
-
Россия халкына чүпне аерым җыйган өчен тарифны киметәчәкләр
Көнкүреш чүп-чарын чыгаруга дифференцияләнгән тарифлар 2019 ел башыннан кертелергә мөмкин.