3 октябрь 2018 яңалыклары
-
Синоптиклар Казанда аномаль җылы октябрь вәгъдә итә
Якындагы ун көндә Татарстанда болытлы һава, әмма салкын булмаячак.
-
Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
4 октябрьдә 5.00-18.00 сәгатькә кадәр республикада урыны белән көньяк-көнбатыштан 17 м/с кадәр җил, шулай ук яшенле яңгыр булачак.
-
Пүкәл авылында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм
30 сентябрь көнне Пүкәл авыл клубында китапханә белән берлектә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм оештырылды.
-
Айрат Хәмитов татар биюенең үле сәнгать булуы турындагы фикер белән килешми
“Алтын битлек” премиясе лауреаты Нурбәк Батулла бүгенге халык биюләренең үле музей сәнгате булуы турындагы фикер әйткән иде.
-
Берүзең хәл итәрлек түгел
Колхоз-совхозларны бетергәннән соң, авыл көтүчесез калган маллар сыман, кая барырга, ни эшләргә белми аптырады. Пай җиренә хокук бирүче яшел кәгазьләр дә әллә ни рухландырмады. Эшкәртү, чәчү, уңышын җыеп алу өчен кирәкле техника, тагылма җайланмалары булмагач, пай җире белән нәрсә эшлисе?
-
Төркиядә яшәүче татар шагыйрәсе Чулпан Зарипова-Четин дусларын иҗат кичәсенә җыйган
Шагыйрә белән очрашу идеясен Идилия рестораны хуҗасы Лилия Сабир тәкъдим иткән.
-
Түбән Утар авылында яшәүче Энҗе Шәймурзинаның әти-әнисе ел саен кавын үстерә
Саба районы Түбән Утар авылында яшәүче Шәймурзиннар гаиләсенең бакчасында кавын уңышы шәп булган. Альянур апа белән Газинур абый (җырчы Энҗе Шәймурзинаның әти-әнисе) аны ел саен үстерә икән.
-
Россия Хөкүмәте 2019 елда ял көннәрен күчерүне планын раслады
Яңа елда Россиядә халкы 10 көн, Беренче майда 5 көн ял итәчәк.
-
Быел Татарстанда былтыргыга караганда 1 млн тоннага кимрәк ашлык җыеп алганнар
Республика буенча барлыгы 3,7 млн тонна икмәк җыеп алынган.
-
Олы Ныртыда "Уткэн елларым - минем байлыгым" - дип исемлэнгэн бэйрэм чарасы
1 октябрь конне илебез кулэмендэ олкэннэр коне буларак бэйрэм ителэ. Шушы унайдан Олы Нырты мэдэният йорты хезмэткэрлэре "Уткэн елларым -минем байлыгым" - дип исемлэнгэн бэйрэм чарасы уткэрделэр.
-
Федерация Советы пенсия реформасы турында закон өчен тавыш бирде
Закон проектына биш сенатор каршы чыкты.
-
РАЙОНЫБЫЗНЫҢ ИҢ ӨЛКӘН КЕШЕСЕ ОЕТТА ЯШИ
Өлкәннәр көне алдыннан районыбызның иң өлкән кешесе – Оет авылында яшәүче 101 яшьлек Хәкимә әби Закированың тормыш-көнкүрешен, хәл-әхвәлен белеп кайттык.
-
Казан урамында адашкан бәрән аркасында “бөке” барлыкка килгән
Автомобильчеләр арасында бәрән җитди борчылу тудырган.
-
Сүндерегез утны! Түрәләр халыкны сакчыллыкка өйрәтергә җыена
Халык кесәсендәге соңгы тиеннәрне ничек суыртырга дигән сорау бүген табигый монополия вәкилләрен дә, чиновникларны да бертуктаусыз бимазалап тора. Яңа елдан Россия чүп түгүнең яңа системасына күчәчәк һәм әлеге хезмәтнең бәясе 4 тапкырдан алып 60 тапкырга кадәр үсәчәк дип куркыталар әнә халыкны. Канун әвәләүчеләр һәм чиновниклар илнең чүп астында калуына һәм чүплекләрдән чыккан искә тончыгып фетнә чыгаручы гыйсъянчыларга әнә шулай җавап бирергә җыеналар, имеш. Хөкүмәт исә электр энергиясе өчен тарифларны реформалап, тез астына сугарга җыена.
-
«Исемемне әйтмә, савабын бетерәсең...»
Иштуган мәчетенә илтә торган юл кайчандыр асфальтланган булган, ләкин еллар үтү белән ул таушалып, абынып егылырлык хәлгә килгән иде. Яңадан ремонтларга мөмкинлек юк. Кергән юклы-барлы акча мәчетне җылытырга, түләүләрне көч хәл белән «каплап» барырга җитә.