3 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Балык Бистәсе районында юл-транспорт һәлакәте: корбаннар бар [+фото]
1 ноябрь көнне көндез Татарстанның Балык Бистәсе районында Казан - Чистай трассасында кеше үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Юл һәлакәтенең нечкәлекләрен ТР Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә ачыкларга кирәк. "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, "ВАЗ 2107" автомобиле белән идарә итүче каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, Ford...
-
Районыбызның һәр мәктәбендә интернет челтәрендә куркынычсызлык турында бердәй дәресләр үтте
Бүген интернеттан башка тормышны күзаллау да кыен. Балалар да, өлкәннәр дә Интернет челтәрендә "гизә". Мәгълүмати куркынычсызлык булдыру һәм мәгълүмати культура тәрбияләү белем бирү учреждениесының төп эш юнәлешләренең берсе булырга тиеш. Интернет челтәрендә укучыларның куркынычсызлыгын булдыру, аларның сәламәтлекләренә һәм үсешләренә зыян китерүче мәгълүматтан саклау, аралашу кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан 27-30 октябрь көннәрендә...
-
Районда спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә идарә иткән 7 йөртүчене тоткарладылар
Октябрь аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт чаралары белән спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә идарә иткән 7 йөртүчене тоткарладылар. Казаннан ял көннәрендә килүче юл-патруль хезмәте инспекторлары 2 йөртүченең исерек икәнлеген ачыклады. Быел 9 айда руль артына аек булмаган хәлдә утырган өчен 89 йөртүченең правасын алдыруын һәм былтыр транспорт йөртү таныклыгыннан 1,5...
-
“Өч сыерга кырык литр сөт сатабыз“
Чирчи болыннарында печән чабып, кул белән гөбердәтеп сыер савып, сөт җитештереп яши Ике басу Арташ авылында яшәүче Мөхәммәтҗановлар.
-
Районда бер көнгә 108047 килограмм сөт җитештерелә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда бер көнгә 108047 килограмм сөт җитештерелә. Бер сыерга 21,7 килограмм сөт савып "Мөхәммәтшин" хуҗалыгы лидерлык итә. 18,8 килограмм сөт җитештереп "Олыяз" һәм 18 килограмм сөт савып "Алтын Саба-М" хуҗалыгы беренче өчлектә бара. Районның уртача күрсәткече - 16 килограмм.
-
Ноябрь бәйрәмнәре белән!
Хөрмәтле райондашлар! 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә барыбыз өчен уртак бәйрәмнәр - Халык бердәмлеге көнен һәм Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Икесе дә истәлекле даталар календаренда тарихи әһәмиятле вакыйгаларга бәйле рәвештә барлыкка килгән бәйрәмнәр. Россия Президентының Указы белән игълан ителгән Халык бердәмлеге көненең тамырлары ерак 1621 елга барып тоташа. Бу...