4 май 2021 яңалыклары
-
"Хезмәт төбе - хөрмәт"
1нче май көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Шытсу” җәмгыятенең сөтчелек комплексында “Умырзая” агитбригадасы белән чыгыш ясадылар. Алар Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар. “Хезмәт төбе – хөрмәт” дип аталган чыгышта җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, яңа китап һәм журналлар белән таныштырдылар. Чара күмәк татарча бию белән тәмамланды. Һәркем бәйрәм кәефе алды.
-
Картинг буенча республика ярышлары
30 апрельдән 2 майга кадәр Байлар Сабасының «Аргамак» картодромында картинг буенча республика ярышлары узды: Стриж, Пилот, 125А, 125Б классларында ТР Беренчелеге, Чемпионаты һәм Кубогы; Восход классында 22нче ТР Кубогы; Honda GX-200, Honda GX-270 (юниор) классларында ТР Беренчелеге; Honda GX-270 (юниор) классында ТР Кубогы.
-
Татарстанда +27 градуска кадәр җылытачак
Республикада көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгәндә урыны белән секундына 17-22 метрга (Казанда – 15-20 метр) җитәчәк.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Момент ARTa» төбәкара конкурсы призерлары
3 май көнне Казан шәһәрендә «Момент ARTa» балалар һәм яшүсмерләр иҗатының төбәкара фестиваль-конкурсы узды.