4 август 2020 яңалыклары
-
Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна яңа ашлык уңышын җыйдылар
Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле беренче миллион тонна яңа уңыш суктырылды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 4 августка республика буенча 253,4 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 16,8 %ын тәшкил итә.
-
Белгечләр Татарстан халкының җавапсызлыгына борчыла
Ведомство вәкилләре искәртеп үткәнчә, социаль дистанция сакларга, кулны сабынлап юарга, битлек һәм перчатка кияргә кирәк.
-
Россиядә автомобиль номерлары өчен яңа стандарт үз көченә керде
Яңа билгеләрнең төп төрләрендә шрифт һәм формат үзгәрешсез калачак.
-
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе мәктәпләрнең гадәти форматта эшләвенә әзерләнә
Белем бирү учреждениеләрен ачу буенча хәлиткеч карарны Россия Мәгариф министрлыгы кабул итәчәк.
-
Якташыбыз, музыка белгече, профессор, фольклорчы галим Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат
Мәхмүт Нигъмәтҗановка 90 яшь тулган иде.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! По информации ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступило: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 18 час. 4 августа до 18 час. 5 августа 2020 г.
-
Саба районы оештырылуга 90 ел
Хөрмәтле якташлар, Саба ягын үз итүчеләр! Агымдагы елның 10 августында Саба районы оештырылуга 90 ел тула. Бу – шушы төбәктә яшәүчеләрнеке генә түгел, әти-әнисе, әби-бабасы Саба төбәгендә туган, кан-кардәшлек, туганлык җепләре белән бәйләнгән кешеләр өчен дә бәйрәм.
-
Шәмәрдән авыл җирлегендә үзара салым акчасы хисабына юл эшләре башланды
М. Горький урамы буенча Шәмәрдән авыл җирлегендә үзара салым акчасына тротуар җәю эшләре башланды.
-
Татарстанда спорт мәктәпләре эшли башлый
Спорт мәктәпләре, тиешле куркынычсызлык нормаларын үтәп, эшкә керешәчәк.
-
«Саба таңнары» редакциясендә экскурсия
Бүген «Саба таңнары» газетасы редакциясендә Тимершык мәдәният йортының клуб берләшмәләренә йөрүче балалар экскурсиядә булды. (Җитәкчеләре – Венера Миңнеханова, сәнгать җитәкчесе Алсу Гарифуллина, китапханәче Фәнзия Сибгатова).
-
Мәгариф һәм фән министрлыгы: мәктәпләр укучыларны кабул итәргә әзерләнә
Махсус җиһазлар таләп итмәгән дәресләрдән кала, башка фәннәрне һәр сыйныф үзенә беркетелгән кабинетта гына үзләштерәчәк.
-
Казанның Үзәк универмагы янында Россиядә беренче хатын-кызлар парковкасы ачылды
Ал төстәге парковка узган ял көннәрендә ачылды, анда автомобильләр өчен 10 урын бар.
-
Рособрнадзор чит телләр буенча мәҗбүри имтиханны гамәлдән чыгаруны хуплады
Россиянең шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә чит телләр укыту дәрәҗәсе нык аерыла, дип саныйлар ведомствода.
-
Татарстанда 16 меңгә якын медик коронавируслы авыруларны дәвалый
Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә сөйләде.
-
Лесхоз бистәсенә экскурсия
Балалар өчен бик күңелле җәйге каникуллар дәвам итә. Аларның ялларын кызыклы һәм файдалы үткәрү максатыннан "Ямьле Саба" проекты кысаларында бүген Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсенә экскурсия оештырдылар. Урман музейның бай тарихы белән таныштылар. Андагы гүзәллек, матурлык һәркемнең күңеленә хуш килде. Маршрутыбыз мәдәният йортында урнашкан кыңгыраулар музеенда дәвам итте. Балаларга мондагы кыңгыраулар тарихы да бик ошады. Балалар мәйданчыгында уйнап, ял итеп күңел ачып кайтты.