Татарстанда 16 меңгә якын медик коронавируслы авыруларны дәвалый
Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә сөйләде.
"Covid-19 пациентларына медицина ярдәме күрсәтү өчен 15 мең 842 медицина хезмәткәре җәлеп ителгән, аларның 8 мең 617 госпитальләр эшен тәэмин итә, 341 ашыгыч медицина ярдәме йөртүчесе көн саен чакыруларга чыга", - дип билгеләде министр.⠀ ⠀
Аның сүзләренә караганда, эшне координацияләү өчен республика шартлы рәвештә биш округка бүленгән, 43 медицина оешмасы үзгәртеп корылган. Барлыгы авырулар өчен 4 мең 723 йогышлы ятак куелган.⠀
Фото: архив/Рамиль Гали
Чыганак: tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев