5 май 2021 яңалыклары
-
«Георгий тасмасы» акциясендә катнашу
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Георгий тасмасы» акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберлекләре Георгий тасмалары белән бизәлде. Без ветераннарга карата зур хөрмәтебезне белдерәбез, аларның батырлыклары шул куркыныч вакыйгалардан соң күпме генә еллар узмасын, барлык буын йөрәкләрендә мәңгегә калачак.
-
Йортның матурлыгы кайдан башлана?
Йортның матурлыгы ишегалдыннан башлана дигән фикер белән килешәсездер, мөгаен. Бу көннәрдә Байлар Сабасының Мәктәп урамындагы 52нче номерлы күпфатирлы гомуми йортның ишегалдында төзекләндерү эшләре бара. Аны “МДСУ-1” җәмгыяте эшчеләре Татарстан Республикасы Президентының “Безнең ишегалды” программасы кысаларында тормышка ашыра. Программа әлеге йортта яшәүчеләргә уңайлы мохит тудырачак, барлыгы 5024 квадрат метр мәйданда эш башкарылыр дип көтелә.
-
"ИКаРенок" Бөтенроссия ярышлары
“ИКаРенок" – мәктәпкәчә яшьтәге балаларны инженер фәненә иң кече яшьтән үк җәлеп итүгә, интеллектуаль һәм иҗади потенциалны үстерүгә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның лидерлык һәм коммуникатив күнекмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән уникаль бәйге. 30нчы апрель көнне Саба 3нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасы командасы зурлар төркемендә тәрбияләнүче Хабирҗанова Адилә һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Нуруллин Алим составындагы «ИКаРенок» Бөтенроссия ярышларының VI региональ сайлап алу этабында катнашты һәм 1нче урынны яуладылар.
-
Минтимер Шәймиев онлайн узачак «Үлемсез полк»ка кушылды
Ул онлайн-йөрештә әтисенең портретын урнаштырды.
-
6 майга һава торышы
6 майда Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 11-16 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә 0.+5˚ градус, туфракта -1˚ градуска кадәр кырау төшәчәк. Көндез +15.+20˚ градус.
-
Терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында өстәл теннисы буенча Россия чемпионаты
23-30 апрельдә Алексин шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында өстәл теннисы буенча Россия чемпионаты узды. Саба муниципаль районы спортчысы Галиакберов Раил әлеге ярышларда лаеклы чыгыш ясады, шәхси разрядта 2 һәм команда разрядында 3 нче урынны алды. Раилне һәм аларның остазларын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез.
-
Мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә түләү 17 августка кадәр башкарылачак
Президент Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чараларын атады.
-
Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераны Сәмра Бикмиеваны 100 яшьлек юбилее белән котлады
Бөек Ватан сугышы ветераны Курск сугышында, Беларусь, Литва, Латвия, Польшаны азат итүдә була, Германиягә барып җитә һәм Берлинны алуда катнаша.
-
Быел Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен бушлай шәһәр яны поездлары йөриячәк
Әлеге бушлай маршрутлардан Республикакүләм ифтарга чакыру билетын күрсәтеп файдаланырга мөмкин.
-
Расих Сабировның “Яшә, Саба-Йорт”: шәхесләр һәм язмышлар” дип исемләнгән китабы басылып чыкты
Шушы көннәрдә “Мәгълүмат” нәшрият үзәгендә 2020 елның көзендә арабыздан вакытсыз киткән Расих Сабировның “Яшә, Саба-Йорт”: шәхесләр һәм язмышлар” дип исемләнгән китабы басылып чыкты.
-
Чаллы- Сарман юлында җиңел машина «КамАЗ» белән бәрелешкән
Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүче хатын-кыз зыян күргән, аны Чаллы хастаханәсенә озатканнар.
-
Чирләр бәйрәм итми
Атна башында редакциягә хәбәрчебез шалтырата. “Авылга коронавирустан вакцина ясаучылар килә, кадатыргамы-юкмы?” – дип сорый. Әлбәттә, без бу өлкәдә белгечләр түгел, кешегә уколның шәхси килешмәү очраклары да булырга мөмкин. Әмма вирус та әлегә чигенергә җыенмый. 2020 елда районда 192 кешегә Covid-19 диагнозы куелса, 2021 ел башыннан – 50. Чир майда да бәйрәм итмәячәк, ягъни йоклап ятмаячак, кемгәдер күңелсез диагноз куелу ихтималы саклана. Без хәбәрчебез соравын күздә тотып, "Роспотребнадзор"ның Саба территориаль бүлеге баш белгече Фидания Шәйдуллинага мөрәҗәгать иттек.
-
Алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак
Алиментлар түләтүгә бәйле сорауларны видеоконференцэлемтә режимында биреп булачак.
-
Зиратларда өмәләр дәвам итә
Ата – аналар, бабалар, әбиләр, туганнары, якыннары җирләнгән изге урынны тәртиптә тоту-һәрберебезнең бурычы. Шул максаттан Мишә, Тимершык һәм Югары Симет авыл җирлекләрендә гамәлдәге зиратларында өмә оештырылды. Бу өмә башкалар өчен үрнәк булыр дип өметләнәбез. Санитар тәртип урнаштыруда катнашырга чакыруга битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да зур рәхмәт!
-
Рус шашкасы буенча Россия чемпионаты
Калининград өлкәсенең Советск шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында рус шашкасы буенча Россия чемпионаты узды. Татарстан Республикасы командасын Саба районы спортчылары Азат Әхмәтов һәм Хәмит Вәгыйзов тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасы командасы лаеклы 3 урынны яулады. Спортчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!