Чирләр бәйрәм итми
Атна башында редакциягә хәбәрчебез шалтырата. “Авылга коронавирустан вакцина ясаучылар килә, кадатыргамы-юкмы?” – дип сорый. Әлбәттә, без бу өлкәдә белгечләр түгел, кешегә уколның шәхси килешмәү очраклары да булырга мөмкин. Әмма вирус та әлегә чигенергә җыенмый. 2020 елда районда 192 кешегә Covid-19 диагнозы куелса, 2021 ел башыннан – 50. Чир майда да бәйрәм итмәячәк, ягъни йоклап ятмаячак, кемгәдер күңелсез диагноз куелу ихтималы саклана. Без хәбәрчебез соравын күздә тотып, "Роспотребнадзор"ның Саба территориаль бүлеге баш белгече Фидания Шәйдуллинага мөрәҗәгать иттек.
–Фидания Габделхәбировна, вакцина мәсьәләсендә сабалыларга нинди киңәшләр бирәсез?
–Вакцина – йогышлы авыруларга каршы торуның иң нәтиҗәле чарасы. Әгәр иммун системасы күзәнәкләренә микроблар үтеп керә икән, бу контакт аның ”хәтерендә” сакланып кала. Кеше икенче тапкыр йогышланганда иммун системасы вирусларга тизрәк җавап бирәчәк. Күзәнәкләрнең “хәтерен” көчсезләндерелгән вирус белән дә яхшыртырга мөмкин. Вакцинаның беренче уколыннан соң икенчесен алырга онытмаска кирәк. Анысын кадатмасаң, беренчесе бушка гына булачак.
–Кемнәргә вакцина ясатырга ярамый?
–Вакцинаның берәр компонентына кеше организмы сизгер булса. Аллергия күзәтелгәндә. Кеше авырса. Хроник чирләр кискенләшсә. Йөклеләргә, бала имезүче хатын-кызларга. 18 яшькәчә балаларга вакцина ясалмый.
–Антитәнчекләргә анализ бирергә кирәкме?
–Мәҗбүри түгел. Сез анализ ярдәмендә организмыгызда антитәнчекләр барлыгын ачыкласагыз, прививка ясау кирәкми. Димәк, сез инде авыргансыз дигән сүз. Бу очракта вакцина кадатуны кичектереп тору өчен табиб белән киңәшергә кирәк.
–Вакцина аша кешегә коронавирус йогарга мөмкинме?
– Вакциналар составында яңа тере коронавирус юк. Анда бары бер ген гына бар, ул авыру китереп чыгара алмый. Вирусның шушы аксымы нәтиҗәсендә, аңа карата антитәнчекләр барлыкка килә. Шуңа да прививка ясатып коронавирус йоктыру мөмкин түгел.
–Прививкадан соң авыру билгеләре буламы?
– Кайберәүләрдә температура күтәрелергә мөмкин, бу организмның гадәти реакциясе һәм ул тиз уза.
Сәламәтлегебез үзебезнең кулда, хөрмәтле райондашлар. Соңгы мәгълүматлар буенча, вакцинаның беренче компонентын –990, икенчесен 711 кеше ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев