6 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Ирләр командалары арасында хоккей буенча районара турнир
2020 елның 5 гыйнварында Байлар Сабасында урнашкан үзәк шугалакта ирләр командалары арасында хоккей буенча районара турнир булып узды. Ярышта Саба, Балтач, Теләче командалары катнашты.
-
Татарстанда Раштуа төнендә томан көтелә
Синоптиклар һава шартларының начараюы турында кисәтә.
-
Бүген район мәдәният йортында район башлыгының Чыршы бәйрәме узды
Фоторепортаж
-
"Тургай" приютында Яңа ел бәйрәме
Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә иң яраткан, иң изге, әкияти бәйрәм. Тик безнең балалар кебек яңа ел могҗизасын, Тылсымлы үзгәрешләр һәм маҗараларны беркем дә көтми.
-
Илсөя Бәдретдинова үзенең инстаграм-битен сатуга куйган
Татарстанның "атказанмаган" җырчысы Илсөя Бәдретдинованың инстаграмында бүген 257 мең язылучысы бар. Артистканың тормышын соцчелтәрләр аша көн саен даими рәвештә күзәтеп-карап баручылар күп: яратып тыңлаучылары да, күрә алмаучылары да шактый. Һәр посты диялек меңәрләгән карау, лайк җыя. Комментарийлары да йөзләп. Алары турында аерым сүз.
-
Татарстанда фура елгага төшеп китеп әйләнеп капланган, шоферы һәлак булган
Авария бүген иртән Миңлебай авылы янында килеп чыккан.
-
6 - 12 гыйнварга Татарстанның мәдәни афишасы
Бүген «Әкият» курчак театрында «Өрә белмәгән көчек» спектакле көнгә дүрт мәртәбә күрсәтелә.
-
Кавиев Вазыйх Нәфыйк улы истәлегенә багышланган хоккей буенча традицион турнир
5 гыйнвар көнне Шекше авыл җирлегендә якташыбыз, Алан-Елга авылында туып-үскән Кавиев Вазыйх Нәфыйк улы истәлегенә Саба муниципаль районының ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча традицион турнир үткәрелде. Турнирны оештыруда күпсанлы иганәчеләр катнашты: Кавиевлар гаиләсе; Гатиятуллин Айрат Хәмит улы; Ахатов Азат Мөхтазир улы; Мөхәммәтҗанов Наил Рәис улы; «Игенче»ҖЧҖ. Турнирны бизәү һәм музыка белән тәэмин итүне Шекше мәдәният йорты оештырды.
-
2020 елда гаиләләр ай саен 9 мең сумнан артык президент түләүләрен ала алачак
Яңа елдан түләүләрне балага 3 яшь тулганчы алырга мөмкин – хәзер аның күләмен арттырдылар, ә вакытын озайттылар.
-
Россия Яшьләр арасында хоккей буенча Дөнья чемпионатында икенче урынны яулады
Дөнья чемпионатында Канада — Россия финал уены исәбе — 4:3.
-
Казанның Нагорный бистәсендәге шәхси йортта янгында ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган
Хәзерге вакытта һәлак булучыларның шәхесләре ачыклана.
-
"Яңа ел әйлән-бәйләнен балалар ел буе көттеләр"
5 гыйнвар көнне Байлар Сабасы бистәсенең үзәк мәйданында Мичәнбаш, Кырбаш, Иштуган мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Яңа ел әйлән-бәйләннәре балалар бер ел көттеләр"дип исемләнгән күңелле уеннар һәм биюләр үткәрделәр. Чара башында Кыш бабай белән Кар кызы котлау өлеше булып чыгыш ясадылар, ә аннан соң балалар белән әйлән-бәйлән әйләнделәр, җырлар җырладылар. Балалар әкият персонажлары белән биеделәр, төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Барлык балалар да канәгать калдылар, һәм һәркем үзенең лаеклы бүләген алды.