Кавиев Вазыйх Нәфыйк улы истәлегенә багышланган хоккей буенча традицион турнир
5 гыйнвар көнне Шекше авыл җирлегендә якташыбыз, Алан-Елга авылында туып-үскән Кавиев Вазыйх Нәфыйк улы истәлегенә Саба муниципаль районының ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча традицион турнир үткәрелде. Турнирны оештыруда күпсанлы иганәчеләр катнашты: Кавиевлар гаиләсе; Гатиятуллин Айрат Хәмит улы; Ахатов Азат Мөхтазир улы; Мөхәммәтҗанов Наил Рәис улы; «Игенче»ҖЧҖ. Турнирны бизәү һәм музыка белән тәэмин итүне Шекше мәдәният йорты оештырды.
5 январь көнне мәдәният хезмәткәрләре "Кыш, спорт һәм мин!" дип исемләнгән спорт бәйрәме оештырдылар. Балалар һәм спортчылар арасында “ Капкага шайба кертү”, "Бер-береңне куып җитү", "Шорт-трек" кебек уеннар үткәрелде. Балалар шулай ук бозлы эстафетада да катнаштылар һәм иганәчеләрдән бүләкләр алдылар.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев