6 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Мусоросжигательный завод в Казани построят к декабрю 2022 года
В декабре 2022 года в Казани должен быть сдан в эксплуатацию мусоросжигательный завод. Об этом говорится в «дорожной карте» по переходу республики на новую систему обращения с твердыми бытовыми отходами, которую утвердило татарстанское правительство. Документ опубликован на портале правовой информации. Согласно документу, выработка электроэнергии за счет сжигания мусора составит 55...
-
Радик Юлъякшинга Башкортстанның атказанган артисты исемен алуы турында таныклык бирелгән
Җырчы таныклыкны Башкортстан башлыгы кулыннан кабул итеп алган. (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). "Татар-информ" элегрәк башкорт эстрадасының популяр җырчысы Радик Юлъякшинның Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булуы турында язган иде. Бүген Уфада популяр башкаручы Радик Юлъякшинга (псевдонимы Elvin Grey) Башкортстанның атказанган артисты исеме алуы турында таныклык тапшырылган. Таныклыкны җырчы Башкортстан башлыгы...
-
Айдар Галимовның әнисе – Бибинур апа: “Артык мактамагыз Айдарны”
Бибинур апа гомерен балалар укытуга багышлый. Ул 38 ел буе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, үз эшенең остасы. "Айдарны башка укучылардан аерып, җәлләгәнем булмады", - ди ул. Галимовлар барысы да шундый гадел һәм дөреслекне ярата. -Айдар бишектән үк җырларга яратты. Беренче сыйныфка барганда ук җитди җырлар белә иде....
-
“Иң яхшы комбайнчы-2017” лидерлары мәгълүм — исемлек
Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләрендә катнашкан алдынгы комбайнчыларга 100әр мең сум премия тапшыруы хакында игълан иткән иде. (Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләрендә катнашкан алдынгы комбайнчыларга 100әр мең сум премия тапшыруы хакында игълан иткән иде. Бәйге шартлары буенча, техника берничә төркемгә бүленгән. Беренче төркемгә...
-
Сентябрь алып килгән яңалыклар: ничек, нәрсә үзгәрә?
Россия гражданлыгы алырга теләүчеләр 1 сентябрьдән ант бирергә тиеш булачаклар. Ант буенча кеше илнең Конституциясен һәм законнарын үтәргә, Россиянең тарихын, мәдәниятен хөрмәт итәргә вәгъдә бирә. Аны кабул итмәүчеләр Россия гражданлыгыннан колак кагарга да мөмкиннәр. Сүз уңаеннан, Украина кешеләре өчен Россия гражданлыгы алу сентябрьдән гадиләштереләчәк. Автомобиль яңалыкларына килгәндә, 25 сентябрьдән гамәлгә...
-
Цветаева пирогы
Әлеге пирог шагыйрә Цветаева гаиләсендә бик яратып әзерләгәннәр дип сөйлиләр. Ул кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле. Мәшәкате дә әз. Пирог бер утыруда ашап бетерелә! Кирәк: Камыр: * он - 200 гр; * көпшәкләндергеч - 1чәй кашыгы; * тоз - бер чеметем; * сыер мае - 150 г;...
-
Хөкүмәт "Ана капиталы" программасын озайтуны әлегә расламаган
Топилин сүзләренчә, хәзер, гамәлдәге ана капиталын исәпкә алып, бюджет төзелә. (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте ана капиталын 2023 елга кадәр озайтуны расламаган, дип яза ТАСС, хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзенә сылтама белән. Топилин сүзләренчә, хәзер, гамәлдәге ана капиталын исәпкә алып, бюджет төзелә. Хезмәт һәм социаль яклау...
-
Быел Татарстанда иң күп уңыш җыйган районнар мәгълүм — исемлек
Республикада 4038,7 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 29,3 центнерны тәшкил итә. (Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 6 сентябрьгә 4038,7 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 29,3 центнерны тәшкил итә. Быел иң күп ашлык җыеп алган районнар исемлеген...
-
Чаллыда яшәүче бер ханым компьютер мошенниклары корбаны булган
Кырыгалдарлар социаль челтәрдә, алдау юлы белән, иренең банк картасы турындагы мәгълүматны алганнар һәм барлык акчасын урлаганнар. (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Начар ниятле затлар социаль челтәрдә берәүнең аккаунтын ватканнар һәм аның исеменнән бу кешенең дуслары белән язышканнар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча матбугат хезмәте. Карточкасыннан акча урлану...
-
Гөлназ Асаеваны ник гаеплиләр?
Интернет челтәрендә җырчы Гөлназ Асаева турында "наркотик маддәләр кулланып, Уфадагы төнге клубта тавыш куптарган" дигән мәгълүмат пәйда булды. Әмма Гөлназ "инцидент булды, ләкин мин берни дә кулланмадым, ул көнне, гомумән, рульдә идем", - дип, бу мәгълүматны кире какты. - Дусларым белән Уфада төнге клубка бардык. Гадәттә, төнге клубларга керткәндә, кулга...
-
Безгә дә шундый тапшыру кирәк!
НТВ каналында очраклы рәвештә генә «Ты - супер!» дигән тапшыруга юлыктым. Баштарак «Голос-дети»ның бер төредер дип игътибар итми генә узып китмәкче идем. Юк икән. Боларның максаты изге - әти-әнисез ятим калып, балалар йортларында, тәрбиягә алган икенче гаиләләрдә, мәрхәмәтле әби-бабайларында, туганнарында үсүче малай-кызларның табигать биргән талантларын ачып, исемнәрен бар дөньяга таныту....
-
Фәнис Җиһанша аудиокитап яздыруда тамашачыдан ярдәм сорый
3 ел элек Вконтакте челтәре битләрендә Әмирхан Еникинең «Кем җырлады», «Бер генә сәгатькә» әсәрләренең Фәнис Җиһанша, Дания Нурлы, Әзһәр Шакиров башкаруында язмалары барлыкка килгән иде. Шуннан соң шундый язмалар башкарырга тагын, тагын сорап хатлар алдым, дип яза Фәнис Җиһанша. Иң күп хатлар татар теле hәм әдәбияты укытучыларыннан килгән. «Киләсе сезонга...
-
Ученые выяснили, как стоит одеваться на первое свидание
Французские ученые рассказали, как девушкам лучше одеваться на первое романтическое свидание. Согласно результатам исследования специалистов, по тому, как человек одет на первой встрече, можно определить совместимость потенциальных партнеров, пишет fedpress.ru. В выборе между модными и классическими вещами предпочтение следует отдать второму. Необходимо также учесть, что мужчины воспринимают женщин на высоких...
-
Сәламәтлек өчен файдалы продуктларга тамга салыначак
Сәламәтлек өчен файдалы продуктлар яшел төс белән маркировкаланырга мөмкин. (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы россиялеләр арасында файдалы туклануныны популярлаштыру юнәлешендә эшли. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Көнчыгыш икътисади форумда "Россия 24" каналына белдергән. Бу хакта "Известия" яза. "Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм...
-
Казанда “Ярдәм bazaar” I хәйриячелек базары уздырыла
50дән артык дизайнер, һөнәрче һәм ресторатор үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. (Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). 9 һәм 10 сентябрьдә Казанда "Черек күл" паркы территориясендә "Ярдәм bazaar" I хәйриячелек базары уздырылачак. Көзге Игелек атнасына багышланган чарада 50-дән артык дизайнер, һөнәрче һәм ресторатор катнашачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. Базарда беренче...