Цветаева пирогы
Әлеге пирог шагыйрә Цветаева гаиләсендә бик яратып әзерләгәннәр дип сөйлиләр. Ул кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле. Мәшәкате дә әз. Пирог бер утыруда ашап бетерелә! Кирәк: Камыр: * он - 200 гр; * көпшәкләндергеч - 1чәй кашыгы; * тоз - бер чеметем; * сыер мае - 150 г;...
Әлеге пирог шагыйрә Цветаева гаиләсендә бик яратып әзерләгәннәр дип сөйлиләр. Ул кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле. Мәшәкате дә әз. Пирог бер утыруда ашап бетерелә!
Кирәк:
Камыр:
* он - 200 гр;
* көпшәкләндергеч - 1чәй кашыгы;
* тоз - бер чеметем;
* сыер мае - 150 г;
* каймак - 3 аш кашыгы.
Крем:
* йомырка - 5 данә;
* шикәр комы - 4 аш кашыгы;
* каймак (20 %) -350 г;
* кукуруза крахмалы - 1 аш кашыгы;
* ванилин- 1 г;
* алма - 2-3 данә.
Эш барышы:
1. Савытка бер стакан иләктән чыгарылган он салабыз. 150 май, 2 аш кашыгы каймак, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч, тоз өстибез дә, йомшак камыр басабыз (тактада ятып торсын бераз). Аннары юка итеп җәябез һәм кырыйларын калдырып табага салабыз.
2. Миксер чокрында 350 г каймак, 5 йомырка, 4 аш кашыгы шикәр комы туглыйбыз.
3. Кукуруз крахмалы өстибез.
4. Ванилин кушабыз.
5. Алмаларны юка итеп телимлибез.
6. Алма телемнәрен камыр өстенә тезеп чыгабыз.
7. Алма өстенә күпертелгән крем агызабыз. Форманы 200 градуска кадәр кызган мичкә (иң өскә) куябыз. 35-45 минут пешә.
8. Әзер пирогны суытабыз һәм бөтнек яфраклары белән бизибез.
Марина Дмитриева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев