7 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Камал театры легендар спектакльләрен видеосәхнәгә кайтара
"Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбе – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының белем бирү проекты.
-
Күзгә күренмәс кеше
Үзенә рәхәт чакта, гадәттә, кеше мине күрми. Исәнләшә, сөйләшә, күрешә, күземә карый, ә күрми. Мин бәлки берәр җиһаз яки аның тормышын бизәр өчен ясалган декорация сыман тоеламдыр. Әйтә алмыйм. Ләкин күрмәгәнен сизеп торам, чөнки ул минем аша узарга да, түбәнгәрәк төшсәм, таптап китәргә дә әзер.
-
Әбри Хәбриев: «Нихәл, Әҗәл? Килдеңме ни…»
«ТАТАР РАДИОСЫ» алып баручысы, «Рәвешләр» эстрада миниатюралары театры артисты Әбри Хәбриев үзенең Инстаграмындагы язылучыларны чираттагы шигыре белән куркуга салды. Ул анда Әҗәл белән «аралаша».
-
ТУХУМ-БАРАК - ҮЗБӘК ПИЛМӘНЕ
Йомыркалы үзбәк пилмәне - Үзбәкстанга сәяхәтем вакытында иң яратып ашаган ризыгым булды. "Татар хатыннарына моны пешерү берни тормый инде", - дип уйлап куйдым. Туклыклы, тәмле. Камырын басу шактый вакытны алса соң - әллә без камыр күрмәгән кешеме?
-
Рөстәм Миңнеханов православие динендәге Татарстан халкын Раштуа бәйрәме белән котлады
Татарстанда барлык традицион диннәргә бертигез дәрәҗәдә хөрмәт бар, бу – иҗтимагый татулык һәм республикабызда алгарышлы үсешнең төп нигезе.
-
Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә
Казанда көндез –4 градуска кадәр салкын булачак.
-
ХЮГГЕ: БӘХЕТЛЕ БУЛУ СӘНГАТЕ
Без туганнан бирле бәхетле булырга өйрәнәбез. Әле кайчан гына бөтен ил белән кытайлардан күреп фэн-шуй буенча яшәп алдык, Ци энергиясенең көченә ышандык. Һиндлардан күреп йога белән шөгыльләндек. Японнарның дзены бәхеткә юл күрсәтүче маяк булды. Хәзерге вакытта янә бер бәхет рецепты модага керде. Аны Дания халкы уйлап чыгрган. Ул хюгге дип атала.
-
6 ГЫЙНВАРДА БАЙЛАР САБАСЫНДА ЯШӘҮЧЕ НУРЛЫБИКӘ МИННЕХАНОВАГА - 90 ЯШЬ ТУЛДЫ
ЮБИЛЯРНЫ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ БҮЛЕГЕ НАЧАЛЬНИГЫ МАРСЕЛЬ ХУҖИН, САБА ШӘҺӘР ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫГЫ УРЫНБАСАРЫ РАСИХ ХӘСӘНОВ ТӘБРИКЛӘП, РОССИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ ВЛАДИМИР ПУТИННЫҢ КОТЛАУ ХАТЫН ТАПШЫРДЫЛАР.
-
Күрәзәче Рәсилә Кәлимуллина: «Мин сихерче түгел»
Рәсилә Кәлимуллина - күрәзәче. Аның турында язарга бер укталган идем, ничектер барып чыкмады. «Үзеңдә шундый гайре табигый сәләт булу куркытмыймы? Бу халәтең өстәмә борчулар тудыра торгандыр? Гадәттә, күрәзәчелекне шайтан коткысы дип аңлаталар, бу чыннан да шулаймы? Әлеге сәләт каян килә?» Рәсиләгә шул сорауларны бирмәкче идем. Ниһаять, очраштык.
-
ТАТАРСТАННЫҢ ТИКШЕРҮ ИЗОЛЯТОРЛАРЫ: ТОТКЫННАРНЫ АШАТУ КҮПМЕГӘ ТӨШӘ, АЕРЫМ КАМЕРАЛАРДА КЕМНӘРНЕ ТОТАЛАР
Тикшерү изоляторларына җинаять кылуда шикләнелүче һәм гаепләнүчеләрне озаталар. Моннан тыш, биредә хуҗалык эшләрен башкару өчен үз теләкләре белән калган хөкем ителүчеләр дә тотыла – хәзерге вакытта республикада аларның саны 100дән артып китә. Шулай ук изоляторда алдагы тикшерү чараларында катнашу өчен калдырылган тоткыннар да бар.
-
ОЗЫН ТОЛЫМ
“Чәчем идәнгә кадәр иде”
-
Раштуа
7 нче гыйнвар - Раштуа — Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көне. Бүген православ динен тотучылар шушы олуг бәйрәм – Раштуаны бәйрәм итә.