7 март 2019 яңалыклары
-
Әнвәр Нургалиев сәламәтлеге һәм күчерелгән концертлары турында аңлата
Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев авырып китү сәбәпле, берничә концертын киләсе айларга күчерергә мәҗбүр булды. Бу хакта җырчы Инстаграмдагы шәхси аккаунтында хәбәр итте. Хастаханәдә дәваланган артистның бүгенге хәле турында Татар Тудей сорашты.
-
Рөстәм Миңнеханов хатын-кызга чәчәктән дә яхшы бүләк юк дип саный
Татарстан Президенты хатын-кызга ошарлык бүләк сайлау авыр мәсьәлә булуын әйтте.
-
Чүпне икеләтү. Халык бер үк хезмәт өчен ике тапкыр түләргә мәҗбүр
Россияне чүп реформасы белән бәйле җәнҗаллар тетрәтә. Кайдадыр күптән үлгән кешеләргә чүп өчен түләү квитанцияләре китерәләр, кайдадыр пропискадагы кешеләр саны арттырылып күрсәтелә. Илнең 36 шәһәрендә чүп өчен ике тапкыр түләтү гамәлгә кереп ята.
-
Татарстанда 1 апрельдән кызамыкка каршы прививка ясаячаклар
“Чистарту иммунизациясе” исемле әлеге акция кысаларында, 2019 ел планына кермәгән балаларга прививка ясалачак.
-
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” бәйгесенә йомгак ясалды - исемлек
Быел җиңүгә 10 номинациядә 600 катнашучы дәгъва кылган.
-
Хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба районы чемпионаты. (Шәмәрдән зонасы)
Кичә Саба районының хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча чемпионаты тәмамланды. (Шәмәрдән зонасы).
-
Рөстәм Миңнеханов: Балыкка чыгу - улым белән бергә булу өчен бер сәбәп ул
Татарстан Президенты үзен оста балыкчы дип санамый.
-
Чиркәүгә йөриме, авыл яки шәһәр — кем булыр иде — Instagram йолдызы, тракторчы Василий сөйли [видео]
«Беренче видеоларны мин кертмәдем» – ди күпләребезгә интернет аша таныш булган тракторист, блогер Василий. Хәер, бүген аның турында ишетеп, белмәүчеләр бик аздыр. Заманасы, эше авыр, дип, уфтанмыйча, үз максатларына әкрен генә ирешә-ирешә хезмәт куя ул.
-
Бәйгедә катнашучыларга “Зармус” күчтәнәчләре тапшырылды
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан газетабызда игълан ителгән “Адәм белән Һава" конкурсында катнашучылар да бүләкләнде
-
Казанда, түбәдән кар төшеп, чит ил автомобиленең тәрәзәсен ваткан
Гадәттән тыш хәл кичә Академик Глушко урамындагы бер йортның ишегалдында булган.
-
Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО гендиректорына полилингваль комплекслар проектын тәкъдим итте
Мәктәп "Адымнар - белем һәм бердәмлеккә юл" исемен йөртәчәк.
-
“Очрашканда Азатның – йөргән кызы, минем егетем бар иде. Безне Рифат абый кавыштырды”
Ваһапов исемендәге фестиваль йолдызлары – Рәнис Габбасов, Айсылу Габдинова, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина моңлы тавышлары белән тамашачыны гашыйк итәргә өлгерде. Былтыр ноябрь аенда узган концертларында алма төшәр урын да юк иде. Шуңа да “Ваһапов фестивале йолдызлары” фонды февраль аенда өстәмә концерт куярга уйлаган. Монысында да буш урыннар күренмәде. Әмма соңгысына эләккән тамашачылар бу көнне ике гаилә барлыкка килүнең шаһитлары булды.
-
Россиянең атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина вафат булды
Танылган актриса озак еллар Минзәлә татар драма театрында эшләде.
-
Арча районында ике ир-ат янып үлгән
Яңа Кырлай авылының Тукай урамындагы йортта 79 һәм 40 яшьлек ике ир-ат һәлак булган.
-
«КОМОС ГРУПП»ҖЧҖ предприятиеләре арасында XI Спартакиаданың кышкы этабы ярышлары
1 март көнне Сарапул районының Сигай авылында «КОМОС ГРУПП»ҖЧҖ предприятиеләре арасында XI Спартакиаданың кышкы этабы ярышлары булып узды.