Рөстәм Миңнеханов хатын-кызга чәчәктән дә яхшы бүләк юк дип саный
Татарстан Президенты хатын-кызга ошарлык бүләк сайлау авыр мәсьәлә булуын әйтте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кызга чәчәктән дә яхшы бүләк юк, дигән фикердә. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында хатын-кыз журналистлар белән очрашуда белдерде.
Сорау хатын-кызга иң зур бүләк турында иде. “Хатын-кызга нәрсә бүләк итсәң дә, ялгышырга мөмкин. Чәчәктер. Иң отышсызы шул. Кием алсаң, үлчәме туры килмәве бар. Авыр мәсьәлә бу”, – диде.
Фото: tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев