7 декабрь 2019 яңалыклары
-
Ришат Төхвәтуллинның тавыш режиссеры кая китеп югалуы билгеле. "Минем белән сөйләшмәде" ди җырчы
Танылган татар җырчысы Ришат Төхвәтуллин Башкортстандагы гастрольләр вакытында тавыш режиссеры югалуы турында хәбәр иткән иде. Шушы көннәрдә концерт алдыннан гына юк булган Артур Гобузов флешка артыннан китеп, әйләнеп кайтмаган иде.
-
Белоруссиядән килгән фура Чаллы янында юл кырыена төшеп киткән
Йөк машинасына төялгән товар трасса кырыена түгелгән.
-
«Советский спорт» версиясе буенча, Алинә Заһитова халык спортчысы дип танылды
Җиңүчене җанатарларның тавыш бирүе буенча билгеләделәр.
-
Татарстан синоптиклары көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә
Республикада җылы һәм дымлы һава торышы булачак.
-
“ВИЧ-инфекция турында күбрәк бел” дип аталган мәгълүмат сәгате
5 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында “ВИЧ-инфекция турында күбрәк бел” дип аталган мәгълүмат сәгате уздырылды. Күргәзмә белән танышканнан соң авылыбыз фельдшеры укучыларга лекция укыды, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. “СПИД – гасыр афәте” дигән исем астында стенгазета чыгарылды.
-
Татарстанның бер авылында янгында ир-ат һәлак булган
Бүген иртән Нармонка авылында чыккан янгын 30 кв. метр мәйданга зыян салган.
-
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатында Попечительләр советы утырылышы
2019 елның 4 нче декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатының актлар залында Попечительләр советының йомгаклау утырылышы узды.
-
Табиб эчәклек өчен зыянлы ризыкларны атады
Банан, балык, җиләк-җимеш пюресы, пешкән бәрәңге һәм әчетеп тозланган кәбестә эчәклекнең лайлалы тышчасын саклый торган ризыклар исәбенә керә.
-
Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Италиядә алтын медаль яулады
13 яшьлек татар кызы Турин шәһәрендә уза торган юниорлар арасында Гран-при финалында җиңде.
-
Югары-Утар балалар йорты-интернатында Казан шәһәре кунаклары куйган театраль тамаша
5 декабрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат - йортына балаларның юл йорү кагыйдәләре турындагы белемнәрен арттыру , искә тошерү, күңелләрен күтәрү максатыннан театраль тамаша белән Казаннан халык театры һәм Саба районы ОГИБДД ОМВД булегеннән Насибуллин Ильнур Дамир улы һәм Ягафарова Гүзәл Назиф кызы кунакка килделәр.
-
Россиядә автомобильләр өчен яңа документ барлыкка киләчәк
Яңа ГОСТ 2020 елның 31 мартында үз көченә керә.
-
Инвалидлар көне уңаеннан чара
Кече Шыңар авыл мәдәният йортында инвалидлар көне уңаеннан "Көчле рухлылар"дип исемләнгән спорт - күңел ачу программасы үткәрелде. Программаны инвалидлар советы рәисе Рафаэль Әхмәтовның 70 яшьлек юбилее уңаеннан котлау чыгышы белән башлап җибәрделәр. Бергәләп җырлар җырладылар, биюләр, спорт уеннары оештырдылар. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды, һәркемгә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Ял көннәренә һава торышы
7 декабрьдә, көндез көн җилле булачак. Юлларда төнлә бозлавык барлыкка килүе ихтимал. Явым төшем көтелми, болытлы булуы ихтимал. Һава температурасы көндез 0 градус, төнлә - 4 градус булачак. Якшәмбе, 8 декабрь, кар яварга мөмкин. Һава температурасы +1дән - 1гә кадәр төшәчәк.
-
“Кичке уен” - музыкаль-уен программасы
Элек, борынгы заманда, әбиләребез кич белән бергә җыелганнар, нинди дә булса эш, бәйләү, эрләү һ. б. белән шөгыльләнгәннәр, җырлар, такмаклар җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар. Шулай итеп, вакытны файдалы һәм күңелле итеп үткәргәннәр. Һәм бүген, 28 ноябрь көнне, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Кулларыңнан гөл тама» кул эшләре клубында катнашучылар өчен музыкаль-уен программасы үткәрделәр.
-
«Балалар ялы системасы - алымнарның һәм чишелешләрнең бердәмлеге» темасына республика семинары
3 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр «Байтик» ООКДА "балалар ялы системасы - алымнарның һәм чишелешләрнең бердәмлеге"дигән темага Республика семинары булып узды.