7 декабрь 2020 яңалыклары
-
8 декабрьгә һава торышы
8 декабрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -12..-17, аязганда -19..-24 градус. Көндез -7..-12, урыны белән -15 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
-
Коронавируска каршы вакцинациянең тискәре йогынтысын атадылар
Татарстан халкына Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату ирекле булачак.
-
Мичәнбаш авыл клубында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм узды
6 декабрь көнне Мичәнбаш авыл клубында, Кырбаш авыл клубы белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Балалар көләргә тиеш" дип исемләнгән уен программасы үткәрелде. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша, әкият геройлары , музыка һәм күңелле конкурслар белән башланып китте. Балалар клоун белән бергә табышмакларга җавап бирделәр, убырлы карчыкның мәзәк биремнәрен үтәделәр һәм Мальвина белән уйнадылар. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте. Барлык балалар да авыл җирлеге башлыгы А. Н.Гәрәевтан, ата-аналардан һәм клуб хезмәткәрләреннән бүләкләр алдылар. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.
-
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе: Пандемия аркасында Татарстанны ябу күздә тотылмый
Республикада санитар-эпидемиологик вазгыятьне тотрыклы дип бәялиләр.
-
Россиядә гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм итәргә сәләтле кушымта булдырылды
Хәзерге вакытта кушымтаның сынау версиясендә мәгълүмати һәм интерактив эчтәлектәге алты рубрика бар.
-
Татарстанлылар Яңа елга тере чыршыны азрак сатып ала башлаган
Узган ел белән чагыштырганда ихтыяҗ 21%ка, ә 2018 ел белән караганда 33% ка кимегән.
-
Арташ авыл җирлегендә иске йортларны сүтү дәвам итә
Тирә-як территорияне төзекләндерү максатыннан Арташ авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты-кураларны сүтү эшләре дәвам итә.
-
Район делегациясе Республика авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсендә катнашты
Фоторепортаж.
-
Татарстан халкы интернетта юлларда камераларның кайда булуын белә ала
Күрсәтелгән сайтларда фото һәм видеофиксациянең стационар һәм күчмә комплекслары турында мәгълүмат табарга мөмкин.
-
Татарстанлыларга җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяләргә тәкъдим иттеләр
2019 елда үткәрелгән сораштыруда 10 меңнән артык кеше катнашкан.
-
Россиядә сыер ите кыйммәтләнә
Илкүләм ит эшкәртүчеләр берлегендә искәртүләренчә, сыер ите күп кенә россиялеләр өчен буй җитмәслек продуктка әверелергә мөмкин.
-
Хурамшина Фәридә - бокс буенча Татарстан Республикасы чемпионы!
3-6 нчы декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә 2007-2008 елгы кызлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Анда бөтен республикабыз спортчылары катнашты. “Олимп” спорт мәктәбеннән Хурамшина Фәридә 45 кг авырлык категориясендә 1 урынны алды һәм бокс буенча Татарстан Республикасы чемпионы булды! Фәридә белән тренерлар Хисамов Рифат Револевич һәм Саетов Рамил Гаптрауфовичны тәбриклибез! Молодцы!
-
Татарстан зарарлы гадәтләр азлыгы буенча топ-20 төбәккә керде
Төньяк Кавказ республикаларында яшәүчеләрдә зарарлы гадәтләр иң азы.
-
Россия халкы бүгеннән Путинның матбугат конференциясе өчен сораулар җибәрә ала
Россия Президентының матбугат конференциясе 17 декабрьдә узачак.
-
«Ак Барс» хоккейчылары, бер алка да керттермичә, Екатеринбург командасын җиңде
«Ак Барс» — «Автомобилист» уены исәбе 2:0.