7 декабрь 2020 яңалыклары
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы “Йөрәк җылысы” концертын тәкъдим итте
4 декабрь көнне Урта Саба авылы халкына Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы “Йөрәк җылысы” дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте. Концертта барлыгы 40 укучы һәм коллектив катнашты. Концерт җырлар , биюләр белән үрелеп барды. Укучыларыбызның ялкынлы чыгышларын тамашачы алкышларга күмде. Концерт программасында туган як, халыклар дуслыгы, әниләргә хөрмәт, әтиләр батырлыгы темалары яктыртылды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы искә алынып, ветераннарга карата хөрмәт хисләре җиткерелде. Концерт эчтәлекле һәм югары дәрәҗәдә үтте.
-
Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстан волонтерларына бүләкләр тапшырды
Бүгенге көндә республикада 1,2 меңгә якын ирекле берләшмә эшли, аларга 62 мең 900 кеше керә.
-
Татарстан укучылары БДИ һәм ОГЭга әзерләнү өчен навигатор куллана ала
Навигатор ГИА-2020, БДИ һәм төп дәүләт имтиханы исәпләүләре белән яңартылган мәгълүматларны, файдалы материалларга һәм аннотацияләргә сылтамаларны үз эченә ала.
-
Казанның "Ак Барс" капитаны улы белән бер командада уйнарга хыяллана
Данис Зариповның улы Канададан кайта һәм Яшьләр хоккей лигасында "Ирбис" командасы өчен уйный.
-
Инвалидлар декадасы кысаларында чаралар оештырылды
4нче декабрь көнне Балалар иҗат үзәге һәм Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге хезмәткәрләре Саба сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернатындагы укучыларга күңелле чара оештырды. Биредә шашка-шахмат ярышлары, квест-уен үтте. Чара ахырында җиңүче командаларга, укучыларга грамота, моторика, танып-белү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән бүләкләр тапшырылды. Ахырдан һәр җиңүче командага грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.