9 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Явлаштау урта мәктәбендә “Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы-изге эшләр эстафетасы” акциясе
Явлаштау урта мәктәбендә “Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы - изге эшләр эстафетасы" акциясе старт алды. Ул #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» хэштегы белән үтә.
-
ҮСМЕРЛӘРГӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ РӨХСӘТ ИТӘЧӘКЛӘР?
Россиянең Эчке эшләр министрлыгы 18 яше тулмаган үсмерләргә машина йөртергә рөхсәт итәргә җыена. Моның өчен бары тик автомәктәптә укырга һәм имтиханнар бирергә генә кирәк.
-
Казанның Горький шоссесында берничә чакрымлы бөке хасил булган
Берничә сәгать элек спорт үзәге янында “ГАЗель” һәм “Хендэ” машиналары бәрелешкән.
-
КИЛӘЧӘКТӘ МӘКТӘПЛӘРДӘ НИНДИ ФӘННӘР ӨЙРӘНЕЛӘЧӘК?
Математика, физика, биология, телләр, физкультура – бүген мәктәптәге предметларның гадәти исемлеге шундый. Тагын 10 елдан бу фәннәр белән нәрсә булып бетәр? Аларны яңалары алмаштырырмы?
-
Казан үзәгендә ике «Мерседес» бәрелешкәнен видеога төшергәннәр
Һәлакәт Карл Маркс урамында авыл хуҗалыгы академиясе янында булды.
-
Татарстан һәм Казахстан язучылары арасында хезмәттәшлек, уртак проектлар турындагы рәсми килешүгә кул куелды
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов 4-6 сентябрьдә Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә узган Азия илләре язучыларының I форумында катнашты. Форумга дөньяның 38 иленнән – Россия, Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әфганстан, Монголия, Иордания, Согут Гәрәпстаны һәм башка илләрдән язучылар җыелды.
-
Халыкара хәйрия көне: "Көзге игелек атнасы"
5 сентябрь-Халыкара хәйрия көне. "Көзге игелек атнасы" – игелекле эшләр эстафетасы кысаларында, Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә, "Игелекле башлангычлар көне"акциясе үткәрелде.
-
Татарстанда Гошер көне игълан ителә
Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә.
-
“ТАССР төзелүгә 100 ел" медален булдыру турында законга тәкъдимнәр кабул ителә
Закон проекты буенча медаль белән бүләкләнгән гражданнар пенсиягә чыккач социаль ярдәм алачак.
-
Себер татар телендә беренче музыкаль альбом октябрь аенда чыгачак
“Әмәл” альбомында заманчалаштырылган Себер татар халык җырлары тупланган.
-
“Ашыгыч ярдәм”не чакырту түләүле булырмы?
Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты каршындагы Экспертлар советы ашыгыч ярдәмне ялган чакырткан өчен җаваплылыкны арттыру турында фикер алышуга кереште. Алар әлеге карарны җәмәгатьчелек белән фикер алышып чыгарырга ниятли. Бу хакта парламентның түбән палатасы комитеты әгъзасы Юрий Кобзев сөйләде.
-
Һәйкәлләрне җыештыру эшләре
7 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә игелекле эшләр #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН эстафетасында катнаштылар.
-
Россиядә балалар пособиесе артачак
Айлык түләүләр, җиде процентка артып, 12 мең сумга якын тәшкил итәчәк.
-
INSTAGRAMдагы ИҢ ПОПУЛЯР КЕШЕ... ҮЗГӘРДЕ!
Instagram челтәрендә иң популяр россияле кем дип уйлыйсыз? Ольга Бузова, дисезме? Юк икән шул! Хәзер Россия Инстаграм челтәрендә яңа лидер - Хәбиб Нурмагомедов.
-
Татарстанда сайлауга килү күрсәткече 70,1 процент тәшкил иткән
“Бердәм Россия” партиясе 72, 43 процент тавыш җыйган, КПРФ өчен 10,74 процент тавыш биргәннәр.