Татарстанда Гошер көне игълан ителә
Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә.
Татарстанда гошер сәдакасын җыеп аны мохтаҗларга тарату буенча традицион кампания башланды. Шул нисбәттән 2019 елның 28 сентябре ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан республикада Гошер көне итеп игълан ителә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кампания кысаларында бакча уңышының бер өлешен мохтаҗлар файдасына районнарындагы һәм шәһәрләрдәге үзәк мәчетләргә тапшырырга мөмкин. Мөселманнардан актив рәвештә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива, шулай ук кышка әзерләнгән кайнатмалар кабул ителә. Соңыннан җыелган сәдакалар оешкан төстә мохтаҗларга тапшырыла. Беренчеләрдән булып быел гошерне Татарстанның Балык Бистәсендә һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләрендә җыйдылар.
- 2018 елда республика халкының бу социаль акциядә гаять актив катнашуы нәтиҗәсендә барлыгы 600 тонна гошер җыелды һәм мохтаҗларга таратылды.
- Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267 нче аятендә күрсәтелә.
Фото: dumrt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев